Хәбәрләр

25-30 августта Казанда «Печән базары» заманча татар мәдәнияте фестивале узачак

25-30 августта Казанның Шиһабетдин Мәрҗани урамында «Печән базары» заманча татар мәдәнияте фестивале узачак.

Ул Бөтендөнья татар яшьләре форумы тарафыннан оештырыла, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте.

«Печән базары» — татар дизайнерларын, һөнәрчеләрне, музыкантларны берләштерә торган фестиваль. Аның кысаларында татар эшләнмәләре, аксессуарлар, кием-салым, көнкүреш әйберләре күргәзмә-ярминкәсе, гыйльми мәйданчыклар, мастер-класслар һәм мәдәни программа оештырыла.

Татарстан Язучылар берлеге белән берлектә оештырылган «Әдәби Фест» әдәби фестивале Быелгы фестивальнең үзенчәлеге булачак. Программада танылган язучылар, шагыйрьләр, әдәбият галимнәре һәм тәрҗемәчеләр белән лекцияләр һәм дискуссияләр каралган.

Шигъриятне, музыканы һәм театраль элементларны берләштергән гала-концерт фестивальнең иң югары ноктасы булачак.

Чыганак: «Татар-информ»


Нет комментариев