Хәбәрләр

Кайбычның атказанган умартачысы

Кайбыч умартачыларына Иске Тәрбит авылында яшәүче Николай Урусовның исеме яхшы таныш.

Хезмәт дәверендә бик күп мактаулы бүләкләргә лаек булган гомерлек умартачы ул, әтисеннән калган һөнәрне дәвам итүче.

Николай Урусов элеккеге «Восход» колхозының бик тә данлыклы умартачысы булган. Кечкенә чагыннан әтисе Василий Павлович янында умартачылыкта кайнашып үссә дә, мәктәпне тәмамлагач, тимер юлчылар әзерләүче училищега укырга керә, машинист ярдәмчесе була. Ике ел армиядә хезмәт итеп кайтканнан соң, кабат тимер юлга эшкә килә әле ул. Бер ел эшләгәч, бу һөнәрнең күңеленә ятмавын, аныкы түгел икәнлеген аңлый. Умартачы малае нәсел һөнәрен сайлый: Кама Тамагы районындагы Тәмте авылындагы авыл хуҗалыгы һөнәри-техник училищесына «Умартачылык» юнәлеше буенча укырга керә. Заманында әтисе дә шул уку йортын тәмамлаган булган. Ә инде соңрак, шактый тәҗрибә туплап өлгергәч, Мәскәү өлкәсендәге Загорск (хәзер Сергиев Посад) шәһәрендәге Бөтенсоюз авыл хуҗалыгы техникумында читтән торып белем ала һәм техник-умартачы белгечлеге алып чыга. 

— Мин умартачы булып эшли башлаган елларда «Восход» колхозының биш умарталыгы бар иде. Иске Тәрбит авылыннан биш чакрым тирәсе ераклыкта урнашкан бу җирләрне татарча «Комлыксар», ә русча «Зеленое поле» дип йөртәләр иде. Мондагы табигатьнең матурлыгын гади сүзләр белән генә аңлатып бирү мөмкин түгел: тирә-юньдә саф һавалы урманнар, юкәлекләр иде. Бал кортлары өчен үсемлекләргә бай, чын мәгънәсендә гүзәл бер оҗмах почмак, — диде Татарстан Республикасының атказанган умартачысы Николай Урусов. — Безнең колхоз умарталыгы гел алдынгылар сафында булды. Һәр умартадан унар килограмм бал алу планы куела иде. Без планны гел арттырып үтәдек. Әлбәттә, уңыш азрак булган еллар да очрады. Бигрәк тә яңгырлы елларда күп балга өмет итеп булмый, кайвакыт юкә агачларының чәчәк атмый калуы да зур зыян китерә иде. Бал уңышына тәэсир итүче факторлар бик күп. Һава торышының көйсезлеге, корт авырулары, кырларга химикатлар сибү кебек авырлыклар эшне сизелерлек катлауландыра. 

Гомерен умартачылыкка багышлаган Николай Урусов бу һөнәрнең нечкәлеген, серле дөньясын биш бармагы кебек яхшы белә. Тәҗрибәле остага үз вакытында элегрәк «Гөбенә» агрофирмасы белән җитәкчелек иткән, бүгенге көндә район башлыгы булып эшләүче Альберт Рәхмәтуллин кул астында да эшләргә туры килә.

— Альберт Илгизәрович белән эшләү җиңел һәм рәхәт булды, — дип искә ала ветеран умартачы. — Нәтиҗәле хезмәттәшлеккә аның да бала чагыннан ук умартачы әтисе янында кайнашып үсүе, бу һөнәр белән таныш булуы, гаиләләре белән умарта тотулары йогынты ясагандыр. Шуңа күрә эшчәнлекне тиешенчә алып бару өчен безгә нинди ярдәм яки әйбер кирәк, барысы белән дә вакытында тәэмин итеп торды.

Быел 70 яшен тутырган Николай Урусов тик утыра торганнардан түгел. Иртәдән-кичкә кадәр шәхси хуҗалыгындагы умарталары янында кайнаша. Төп максаты — югары сыйфатлы бал алу. Аннан даими бал алучыларның берсе дә башка сатучыга китми. Чөнки беләләр: Николай абыйдан бернинди кушылмаларсыз, табигый һәм чиста бал гына алачаклар.

Бу җаваплы эштә аның төп терәге, канат куючы ярдәмчесе — тормыш иптәше Лидия Валерьяновна. Утыз елдан артык балалар бакчасында тәрбияче булып эшләгән хатыны да уңган, тырыш кеше. Бал аертканнар, бакчаларында яшелчә, җиләк-җимеш мул уңган. Бер кыз, ике ул тәрбияләп үстергәннәр, оныклар сөяләр. Алар Мәскәү, Казан шәһәрләрендә яши.

— Минем һәр иртәм умарталарым яныннан башлана. Тиздән ояларны кышлату чорына әзерли башлыйбыз. Кышкылыкка, кортлар ач булмасын өчен, һәр ояга 16 килограмм исәбеннән бал салып калдырам. Күпләр бездән бал корты чагуы турында сорый. Без аңа инде күптән ияләшеп беттек. Кортлар бит теләсә кайсы вакытта чакмый. Табигатьтә үсемлекләрдә бал беткәндә яки яңгырлы көннәрдә алар үзләрен сакларга тырышып, тешлиләр. Бал үзе бик тәмле булса да, эше бик күп аның, — ди Николай ага.

Умартачы нинди булырга тиеш дигән соравыма Лидия Валерьяновна болай дип җавап бирде. «Нәкъ минем Николай кебек: төгәл, чиста, тәртипле, җаваплы, сабыр!».

Әйе, Николай Урусовның тормыш юлы һәм хезмәте — үз җиреңә, табигатеңә һәм ата-бабалардан калган изге һөнәргә тугрылыкның гүзәл бер үрнәге булып тора.


Нет комментариев