Россиянең эре сәүдә челтәрләрендә карбыз һәм кавын бәяләре бер ай эчендә 40 процентка арзанайган.
Август уртасында карбызның бер килограмм бәясе 30 сумга, кавын бәясе 80 сумга кадәр төшкән. Бу хакта Омниканаль ваклап сату компанияләре ассоциациясе (АКОРТ) рәисе Станислав Богданов белдерде, дип хәбәр итә РИА Новости.
Богданов аңлатканча, карбыз һәм кавынның бәясе һәм ассортименты сезонга, өлгерү вакытына һәм яңа уңышның килүенә бәйле. Июль уртасыннан эре сәүдә челтәрләрендә карбыз ассортименты 70 процентка диярлек, ә кавын — 80 процентка арткан.
Чыганак: «Татар-информ»
Нет комментариев