Кайбыч районы башлыгы Альберт Рахматуллин Казанда Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсәдә «Бал бәйрәме» дип исемләнгән чарада катнашты.
Шәкертләр үзләренең умарталыкта эшләү осталыгын күрсәтте. Мондый тәҗрибә мәдрәсәдә шәкертләрне бал кортларын дөрес тәрбияләргә һәм умартачылык продукциясен әзерләүне өйрәнергә ярдәм итә.
Мәдрәсә җитәкчесе Ильяс хәзрәт Җиһаншин кунакларга мәдрәсәнең хуҗалык мәйданнарын: умарталыкны, бакчаны, яшелчә үстерү өчен теплицаларны, алма бакчасын күрсәтте — аны шәкертләр һәм мәдрәсә хезмәткәрләре карап тора. Биредә мәдрәсә шәкертләре өчен ел саен бал җитештерелеп, кышлыкка әзерләп куела. Әмма төп игътибар бал кортларын карарга өйрәтүгә юнәлдерелә.
Нет комментариев