Хәбәрләр

Гүзәл Сәгыйтова: Тел, мәдәният һәм гореф-гадәтләр — бүген безнең таянычыбыз

Казан шәһәре башлыгы урынбасары Гүзәл Сәгыйтова Казанда җәйнең соңгы мәдәни-күңел ачу вакыйгалары турында сөйләде.

«Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә ул, кайвакыт бик күп чаралар үткәрелү һәм хәзер моның өчен вакыт түгеллеге турында хәбәрләр килүен, әмма кешеләргә таяныч кирәклеген билгеләп үтте.

«Кайвакыт безгә: „Бик күп чаралар үткәрәсез, җырлыйсыз һәм биисез, хәзер вакыты түгел, басынкырак булырга кирәк“, — диләр. Әмма кешеләргә рухларын күтәрергә кирәк. Без бик борчулы вакытта яшибез, һәм күпләр үзләре өчен таяныч эзли, ә тел, мәдәният, гореф-гадәтләр — бүген безнең таянычыбыз. Эш таянычта гына да түгел, уртаклык, бердәмлек үзеннән-үзе көч бирә», — диде Гүзәл Сәгыйтова.

Казан мэриясе балконнарында 28 августта «Казан тавышы» музыкаль-шигъри перформансы, ә 27 августта Кабан күле ярында Камал театры артында «Бию көрәше» конкурсы узачак.

Чыганак: «Татар-информ»


Нет комментариев