Чаллыда «Йөк машинасын иң яхшы йөртүче» бөтенроссия конкурсы уза.
Анда йөк машиналарын йөртүчеләр 2 категориядә узыша: С категориясе һәм СЕ категориясендә. Бу хакта «Шәһри Чаллы» газетасы хәбәр итә.
Приз фонды 1 миллион сум тәшкил итә.
СЕ категориясендә җиңүчегә «КАМАЗ» ГАҖ предприятиясеннән махсус бүләк — «Москвич» автомобиле биреләчәк.
Бәйге 2-4 сентябрьдә була.
Гаризалар 22 августка кадәр кабул ителә, диелә хәбәрдә.
Чыганак: «Татар-информ»
Нет комментариев