20 августта көндез Татарстанда урыны белән секундына 15-20 метрга кадәр көчле җил, шулай ук яшен көтелә.
Боз явуы да ихтимал.
Һава торышы начар булу сәбәпле, гадәттән тыш хәлләр министрлыгы республика халкына реклама щитлары, юл билгеләре, агачлар һәм электр линияләре астында качмаска киңәш итә.
«Урамнар һәм юлларда сак булыгыз. Балаларны күзәтегез, өлкәннәргә һәм авыруларга ярдәм күрсәтегез. Ашыгыч хезмәтләр телефоны — 112», — диелә хәбәрдә.
Чыганак: «Татар-информ»
Нет комментариев