Хезмәтенә күрә – уңышы
Төрле истәлекле вакыйгалары, шатлык-куанычлары, мәшәкатьләре белән тагын бер ел артта калды. "Гөбенә" агрофирмасы хезмәтчәннәре бу елны яхшы кәеф белән башлап җибәрде. Алар бәйрәм көннәрендә билгеләнгән эш графигыннан тайпылмыйча, хезмәт урыннарында булды. Агрофирма терлекчеләре узган елны чагыштырмача уңышлы төгәлләде. Бу хакта без баш зоотехник Илгизәр Мисбахов белән әңгәмә кордык.