"Кайбыч таңнары" газетасы - Кайбыч районы
Февральнең матур бер көнендә Олы Кайбыч урта гомумбелем бирү мәктәбе базасында Кайбыч муниципаль районы башлыгы призына ир- егетләр командалары арасында хоккей буенча ачык турнир үткәрелде.
10 февральдә суык булуга да карамастан, без, Кошман төп гомумбелем бирү мәктәбе укучылары һәм укытучылары, «Россиянең чаңгы юллары-2013» кысаларында узган чаңгы ярышына җыелдык.
Узган җомгада район мәдәният йортында вәгазь кичәсе узды. Казан шәһәрендәге "Мөхәммәдия" мәдрәсәсе проректоры Зөлфәт хәзрәт Габдуллин Мөхәммәт пәйгамбәребез, әхлак-әдәп турында тамашачыларга бай мәгълүмат бирде.
Райондагы авыл җирлекләренең күбесенә бер үк проблемалар хас: юлларны, күперләрне, зират тирәләрен төзекләндерү, эчәр су белән тәэмин итү. Узган атнаның чәршәмбесендә Зур Урсак авыл җирлегенең отчет җыелешында да шул мәсьәләләр кузгатылды.
6 февральдә Казанда республиканың мәгълүмати-методик үзәк директорлары катнашында киңәшмә узды. Кайбычтагы үзәк директоры Светлана Петрова әйтеп узганча, анда мәгариф өлкәсендә Татарстан белән Сингапурның үзара хезмәттәшлеге хакында сүз алып барылды.
Торак-коммуналь, элемтә, электрэнергиясе, газ хезмәтләре өчен түләргә исәп-хисап счетлары килгәч, Саклык банкына һәм почта элемтәсе бүлегенә йөгерәбез. Районда яшәүчеләрнең күпчелеге нәкъ шулай эшли.
В пятницу имамы мечетей в селе Чутеево обсудили вопросы организации хаджа.
Районда тулаем җитештерелгән продукциянең 50 проценты "Гөбенә" агрофирмасы хезмәтчәннәре өлешенә туры килә. Унбиш авылны берләштергән бу эре агрофирмада хезмәтнең тәмен, тормышның ямен тоеп яшиләр. Хуҗа Хәсән авылы мәдәният йортына узган алдынгылар слетына уңганнар җыелган иде.
0