Олы Тәрбиттә чишмә-кизләүләрне чистартып, бураларын яңартып торалар
Олы Тәрбит авылы урманнарга һәм сулыкларга бай. Борынгы бабаларыбыз чишмә-кизләүләрне һәрвакыт чистартып, бураларын яңартып торган. Бездә кизләүләрне авыл һәм аның тирәсендә генә түгел, ә болында да очратырга мөмкин. Җәйге челләдә кырда эшләгәндә су өчен авылга кайтып йөрмәгәннәр. Салкын, шифалы чишмә суы сусауны баса.