Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Олы Тәрбиттә чишмә-кизләүләрне чистартып, бураларын яңартып торалар

    Олы Тәрбит авылы урманнарга һәм сулыкларга бай. Борынгы бабаларыбыз чишмә-кизләүләрне һәрвакыт чистартып, бураларын яңартып торган. Бездә кизләүләрне авыл һәм аның тирәсендә генә түгел, ә болында да очратырга мөмкин. Җәйге челләдә кырда эшләгәндә су өчен авылга кайтып йөрмәгәннәр. Салкын, шифалы чишмә суы сусауны баса.

    Шулай да элегрәк кизләүләр күб­рәк иде. Болындагы Микши, Китә, Данилә кизләвен, авыл эчендәге Даркы, Аникә, Урик, Хәдүт, Киндер һәм Федот киз­ләүләрен өлкән буын кешеләре яхшы хәтерли әле.

    Әмма еллар үтә барган саен аларның буралары череп, сулары бетә башлаган иде. Әле ярый туган авылымда чиш­мә­ләргә җан өрүчеләр табылды. Бу изге эшкә беренчеләрдән булып Николай Чумарин тотынды. Ул Китә кизләвен чистартып, бетон боҗра куйды. Соңыннан Федот чишмәсен дә тәртипкә китерде. 2011 елда Александр Мухин, Петр Смирнов, Александр Чартинов кебек табигать сөюче авылдашларым Чүмәлә кизләвен төзекләндерде.

    Быел Феликс Морозов, Сергей Уткин, Петр Тараканов, Радик Корников һәм үзем элегрәк Данилә кизләве дип йөртелгән Карли ермагын яңадан казып, бетон боҗралар куйдык. Бүгенге көндә Виссарион Кошкин Урик, ә Альберт Сабирҗанов Даркы кизләвен яңарту буенча эш алып бара.

    Табигать бүләге булган кизләү­ләрне төзек, чиста тоту - һәрберебезнең уртак бурычы. Сулыкларны карап торучы авылдашларым үсеп килүче яшь буынга үрнәк күрсәтә. Бар дөнья экология дип чаң суккан вакытта бу аеруча мөһим. Безгә карап, яшьләрнең табигатькә карашы яхшы якка үзгәрер, дип ышанасы килә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: