Йөз “Нива”ның икесе Кайбычка кайтты
Кайбычта ял паркында Республика көненә багышланган күңел ачу чаралары гөрләп узды. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин Кайбыч халкын Татарстан өчен кадерле булган шушы бәйрәм белән кайнар котлады һәм туган ягыбызны тагын да гүзәлрәк эшләр белән бизәргә өндәде.