Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин 30 август - Республика көне уңаеннан кайбычлыларга котлау сүзләре белән мөрәҗәгать итте:
"Хөрмәтле Кайбыч халкы, район кунаклары! Сезне Республика көне белән чын күңелдән тәбрик итәм! Татарстанда яшәүче халыкларның тынычлык, татулык һәм иҗади үсеш хакына берләшүен гәүдәләндерүче бу бәйрәм безнең һәркайсыбызга республикабызның бай тарихы, мәдәнияте һәм икътисади мөмкинлекләре белән хаклы рәвештә гоурланырга мөмкинлек бирә. Район җитәкчелегенең әлеге рухи һәм матди кыйммәтләргә нигезләнгән һәм Кайбычны үстерүгә, халкыбызның тормыш дәрәҗәсен күтәрүгә йөз тоткан курсы тагын да зуррак уңышларга ирешүгә ярдәм итсен! Сезгә, туганнарыгызга һәм якыннарыгызга ныклы сәламәтлек, бәхет, иминлек һәм уңышлар телим!"
Нет комментариев