Баланы тәрәзә янына якын җибәрмәгез!
Республикада һәр ел саен, көннәр җылыту белән, балаларның, күбесенчә 3-5 яшьлек сабыйларның ачык калган тәрәзәдән егылып төшү очраклары ешая. Күп очракта, авыр тән җәрәхәтләре алу сәбәпле, балаларның нерв системасына, сөякләренә һәм эчке органнарына зыян килә. Нәтиҗәдә, бала тулысынча савыга алмый һәм гомерлек инвалид булып кала. Шулай ук баланың фаҗига булган...