“Авылда сыерсыз булмый” - ди Мәлки авылында яшәүче Гурьяновлар
Яшерен-батырын түгел, соңгы елларда авыл халкы сыер асрарга атлыгып тормый. Дөресен әйткәндә, иренү дигән начар гадәт нәтиҗәседер бу. Күпләр кибеттә сөт ризыкларының ниндие генә юк, барасың да сатып аласың дип уйлый. Кайбер ялкау кешеләрдән сыерын асрагач, көтү чиратына чыгарга кирәк бит, дигән фикер дә ишетергә туры килгәне бар. Шул ук...