Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кайбыч бадминтончылары Уфадан кайтты

    Уфа шәһәрендә Башкортостан Республикасы кубогына үсмерләр арасында бадминтон буенча узган Бөтенроссия ярышларында кайбычлылар үзләрен оста уенчылар итеп танытты.

    Әлеге ярышларда Татарстан Республикасы командасы составына кертелгән Борындык мәктәбе укучылары Булат Хуҗин, Адилә Хөснетдинова, Гүзәл Хәйруллина, Диана Гобәйдуллина һәм Гөлнара Федотова катнашты. Алар физкультура укытучысы Хәмзә Юнысов кул астында шөгыльләнә. 2004 елгы һәм аннан яшьрәк кызлар арасында чыгыш ясаган Гүзәл бу ярышта көмеш һәм бронза медальләргә лаек булды. Бадминтонны яратып уйнаучы малай-кызларга алда да уңышлар юлдаш булсын.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: