Кайбычның юл төзү-ремонтлау участогы кышкы сезонга әзер
Район үзәгендә яшәүчеләрнең авыл читендәге төнлә утлар яктысында балкып утырган зур ангарларга игътибар иткәне бардыр, мөгаен. Сүз «Кайбыч» юл төзү-ремонтлау участогы турында бара. Күбегезнең бу оешмада булганы, яңа корылмаларны күргәне юктыр әле. Ә безгә әле шушы көннәрдә генә шунда барырга, андагы мохит белән танышырга туры килде. Андагы матурлык, тәртипкә, җиһазларга...