Чүти урта мәктәбендә Белем көнен билгеләп үттеләр
Чүти авылы мәктәбендә дә Белем көне тантаналы төстә билгеләп үтелде. Бәйрәм тантанасында район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, ТР җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин, мәгариф бүлеге начальнигы Илмас Хәмидуллин, Чүти авыл җирлеге башлыгы Петр Тараканов, ветеран укытучылар, балаларның әти-әниләре катнашты.