Иске Тәрбиттә Май чабу ел саен күңелле уза
Иске Тәрбит авылында бәйрәмнең быелгысы да уен-көлке, җыр-биюләр белән гөрләп узды.
Авыл мәдәният йортына халык күп җыелган иде. Аларны район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Фәния Петухова, җирлек башлыгы Виталий Тимофеев бәйрәм белән кайнар котлады. Юилярлар —Анатолий Романов, Сергей Бояркин, Иван Степановларга, тырыш хезмәтләре өчен, район башлыгының Рәхмәт хатлары тапшырылды.
«Сәүдияр» фольклор ансамбленең чыгышы -бәйрәмнең бизәге булды. Милли киемнәрдән чыгыш ясаучылар керәшен халкының җырларын башкарды, әйлән-бәйлән әйләнде. Төрле спорт бәйрәнәрендә җиңүчеләрнең берсен дә бүләксез калдырмадылар. Авыл халкы рәхәтләнеп ял итте бу көнне. Тәмле коймактан авыз иттеләр, чәй кайнап торды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев