Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Татарстанда санитар икеайлык вакытында 551 хокук бозу очрагы ачыкланган

Санитар-экологик икеайлык башланганнан бирле Татарстанда 551 хокук бозу очрагы ачыкланган, 87 кисәтү ясалган.

Бу хакта бүген Казанда брифингта ТР Экология һәм табигать ресурслары министрының беренче урынбасары — әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә баш дәүләт инспекторы Илнур Гобәйдуллин хәбәр итте.

Ул билгеләп үткәнчә, экологлар хокук бозуларны һавадан күзәтү вакытнда да ачыклаган. Хокук бозуларны беренче авиаочышлар үткәреп теркәгәннәр.

«3 апрельдә Питрәч, Мамадыш, Алабуга, Менделеевск, Минзәлә, Зәй, Түбән Кама, Балык Бистәсе районнары һәм Чаллы шәһәре тикшерелде. Табигатьне саклау законнарын бозуның 150 төрле очрагы ачыкланган», — дип хәбәр итте Гобәйдуллин.

16 апрельгә шулай ук авиаочыш планлаштырылган. Һавадан республиканың көньяк-көнчыгыш зонасын тикшерәчәкләр.

" Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча 9 майга барысы да ялтырап торырга тиеш, барысы да җыештырылырга тиеш", — дип ассызыклады Гобәйдуллин.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев