Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Олы Кайбычта капиталь ремонттан соң балалар бакчасы ачылды

Олы Кайбычның “Миләшкәй” балалар бакчасында күптән көтеп алынган күңелле вакыйга булды: капиталь ремонттан соң ул кабат үзенең ишекләрен ачты. Балалар бакчасы коллективы, әти-әниләр һәм нәниләрнең сөенечен уртаклашырга район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, мәгариф бүлеге начальнигы Илмас Хәмидуллин һәм ремонт эшләрен башкарган “Заман” җәмгыяте директоры Равил Җәләлиев килде.

Барысыннан да бигрәк, нәниләр шат. Ремонт барган дәвердә, яраткан тәрбияче апаларыннан аерылып, кайберләре күрше-тирә авыллардагы балалар бакчаларына йөрергә, күпчелеге әби-бабай, абый-апалары белән өйләрендә утырырга мәҗбүр булды бит. Җитәкчеләрнең, бакчага теләп килдегезме, матур булганмы, сезгә ошыймы, дигән сорауларына да, хор белән “Әйе!” дип җавап бирделәр. Тантаналы ачылышка алдан әзерләгәннәр, биеп, җырлап, шигырьләрен сөйләп бирделәр.
2004 елда кулланылышка тапшырылган бинага моңарчы бер дә капиталь ремонт үткәрелмәгән булган. Ун ел элек түбәсен, тәрәзәләрен, подвалда канализация системасын алыштырганнар. Узган ел бинаны заманча материаллар белән тышладылар. Быел исә эчке яктан стеналарны яңадан штукатурлаганнар, идәннәр, ут системасы тулысынча алыштырылган, киенү-чишенү бүлмәләрендә җылы идәннәр ясаганнар, начар булган ишек-тәрәзәләр урынына яңаларын куйганнар, икенче катка менү баскычы, янгын сүндерү системасын яңартканнар, ай дәвамында яңа җиһазлар да кайтып бетәргә тиеш, өр-яңа челтәрләр тектергәннәр, видеокүзәтү җайланмалары урнаштырылган һәм башка күп эшләр башкарылган. "Миләшкәй"нең җитәкчесе Сәвия Тимершина әйтүенчә, быел бирегә алты группага 115 бала йөрүе көтелә. Балалар бакчасы үзе 140 урынга исәпләнгән.
- Капиталь ремонт турындагы хыялыбыз тормышка ашты, - диде ул. - Ниһаять, янәдән сабыйларыбызны кабул иттек. Бакчабыз аларның шат авазларына күмелде. Без бүген бик бәхетле! Балалар бакчасы ямьләнеп, яктырып китте. Җитәкчеләргә, бер эштән дә куркып тормыйча, җыю-җыештыруда катнашкан хезмәттәшләремә рәхмәт.
Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин бу ремонтның бик кирәк булуын, моңа Президентыбыз Рөстәм Миңнехановның ярдәме белән ирешүләрен әйтте.
- Иң мөһиме, балаларыбызга уңай шартлар тудырылды, - диде ул. - Бина җылы, якты, уңайлы. Ныклы тәрбия бирү өчен мөкинлекләр җитәрлек. Телләр өйрәтү юнәлешендә дә җитди эш алып барырга кирәк. Балалар татарча да, русча да яхшы белергә тиеш.
Илмас Хәмидуллин да, яздан башлап, бүгенге көнгә кадәр тыгыз режимда тырышып эшләгән тәрбиячеләргә һәм хезмәткәрләргә рәхмәтен белдерде. Коллективның бердәм, тату булуын әйтте. Ата-аналар белән тыгыз элемтәдә булырга, конкурсларда катнашырга, гранлардан файдаланырга киңәш итте, районда иң зурысы булган “Миләшкәй” балалар бакчасын республика дәрәҗәсенә күтәрүләрен теләде.
Балалары өчен уңай шартлар тудырылуына әти-әниләр дә канәгать. Җиде бала әнисе Гүзәл Гыйниятуллина алты яшьлек кызы Мәрьям һәм биш яшен тутыручы улы Йосыфны “Миләшкәй”гә урнаштыру өчен гариза язарга килгән.
- Өч ел буе балалар өйдә генә булды. Шул вакыттан соң бүген беренче мәртәбә бакча ишекләрен ачып кердем һәм мондагы үзгәрешне күреп сокландым, - диде ул. - Матур, чиста, иркен балалалар бакчасына киләсе генә килеп тора. Улым белән кызым, кайчан барабыз инде, дип, монда китергәнне түземсезлек белән көтәләр.
Альберт Рәхмәтуллин Равил Җәләлиевка Рәхмәт хаты тапшырды. Районда бик күп балалар бакчалары һәм мәктәпләр төзекләндергән төзелеш фирмасының җитәкчесе, үз чиратында, балалар саны аз булуга борчылуын белдерде. “Нинди генә уңайлыклар тудырылмый, кайбер объектларны төзекләндерүгә киткән акчаны бүлеп карасаң, бер балага 500 мең сумнар туры килә. Зур күләмдә акчалар тотыла, балалар да күбрәк тусын иде”, - диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев