Олы Кайбычның «Миләшкәй» балалар бакчасында күренекле шагыйрь Шәүкәт Галиевнең туган көне уңаеннан бәйрәм чарасы оештырылды.

Балалар китапханәсе хезмәткәрләре нәниләрне язучының тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды.
Бәйрәм барышында тәрбияләнүчеләр шагыйрьнең матур шигырьләрен сәнгатьле итеп яттан сөйләде.
Оештыручылар билгеләп үткәнчә, мондый очрашулар балаларда татар әдәбиятына мәхәббәт тәрбияләүгә ярдәм итә һәм буыннар арасындагы бәйләнешне ныгыта.
Нет комментариев