Хәйриячелек ул — зур акчалар гына түгел, ә иң беренче чиратта, күңел җылысын бүлешү.
Олы Кайбычта яшәүче 78 яшьлек Фәнзилә апа Фәттахованың гамәле моңа ачык мисал булып тора.
Галия Кайбицкая исемендәге музейда махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен җылы әйберләр җыю пункты ачылуын ишетүгә, Фәнзилә апа ике пар җылы оекбаш күтәреп килгән. Аларны ул кызы Гөлнара белән бергәләп бәйләгән. «Өйдән еракта булган егетләребезне бераз булса да җылытсын, безнең кайгыртуыбызны тойсыннар», — дигән теләк белән эшләнгән бу бүләк.
Фәнзилә апаның музейга беренче генә килүе түгел — моңа кадәр дә ул үз куллары белән эшләгән әйберләре белән бик теләп уртаклаша иде. Әмма бу оекбашларның кадере аеруча зур. Аларда — гади йон җеп кенә түгел, ә гаилә җылысы, халкыбызның бер-берсенә карата мәрхәмәтлелеге һәм буыннан-буынга күчә килгән кайгыртучанлык хәтере саклана.
Бүген тарихны һәм гореф-гадәтләрне саклаучы Галия Кайбицкая исемендәге музей тагын да мөһимрәк вазифа башкара — ул бердәмлек һәм ярдәм үзәгенә әверелде. Биредә хәрбиләргә җылы әйберләр җыю пункты үз эшен дәвам итә.
Музейга ир-егетләр өчен җылы эчке киемнәр, табигый йоннан бәйләнгән баш киемнәре, бияләйләр, оекбашлар, җылы юрганнар, аяк киеме өчен стелькалар һәм шәхси гигиена чаралары алып килергә мөмкин.
Шулай ук бу изге эшкә балаларны да кушылырга чакырабыз! Нәни дусларыбыз сугышчыларга дип рәсемнәр ясасын, открыткалар әзерләсен яки кәгазь битенә җылы сүләр язып китерсен иде. Посылка эченнән чыккан балалар рәсеме — иң салкын җирләрдә дә күңелне җылытучы кояш нуры ул.
Әйдәгез, Фәнзилә апа үрнәгендә игелекле эшкә кушылыйк! Бу хәбәрне якыннарыгызга да җиткерегез — ярдәм кулы сузарга теләүчеләр күбрәк булсын. Өй җылысы егетләребезгә исән-сау әйләнеп кайтырга көч бирсен!
Чулпан Камалиева,
Галия Кайбицкая исемендәге музей директоры.
Нет комментариев