Соравылдан тыл ветераны, күп балалы ана — 95 яшендә!
Хәбәрләр

Соравылдан тыл ветераны, күп балалы ана — 95 яшендә!

Соравыл авылының горурлыгы, биредә яшәүче бердәнбер тыл хезмәтчәне Анна Наумовна Уткина үзенең күркәм юбилеен — 95 яшьлек гомер бәйрәмен билгеләп үтте.

Яшьлеге дәһшәтле сугыш елларына туры килгән, ил азатлыгы өчен тылда фидакарь хезмәт куйган, аннан соң да дистә еллар дәвамында халкыбызга хезмәт иткән, күп бала тәрбияләп үстергән олпат яшьтәге авылдашыбызны олы бәйрәме белән котларга мөхтәрәм кунаклар килде.

Юбилярны тәбрикләү өчен район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Фәния Петухова һәм Иске Тәрбит авыл җирлеге башлыгы Виталий Тимофеев килде. Фәния Петухова Анна Наумовнага ныклы сәламәтлек, бәрәкәтле картлык, якыннарының кадер-хөрмәтендә яшәвен теләде һәм дәүләт дәрәҗәсендәге бүләкләрне тапшырды.

  1. Иң беренче чиратта, юбилярга Мәскәү Кремленнән үк юлланган РФ Президенты Владимир Путинның Рәхмәт хаты укылды. Анда сугыш һәм аннан соңгы авыр торгызу елларында күрсәткән батырлыгы, тырыш хезмәте өчен олы рәхмәт сүзләре язылган иде. Шулай ук Анна апа Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның һәм район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинның котлауларын, бүләкләрен дә зур дулкынлану һәм җылылык белән кабул итеп алды. Авыл җирлеге башлыгы Виталий Тимофеев та авылның иң хөрмәтле кешесенә үзенең ихлас теләкләрен һәм бүләген тапшырды.

Гасыр чигенә якынлашып килүче Анна Наумовнаның тормыш юлы — яшь буын өчен чын батырлык һәм сабырлык үрнәге. Аның язмышы, сугыш еллары хатирәләре һәм бүгенге көне турында тулырак язманы газетабызның киләсе санында укый аласыз.

 


Нет комментариев