Кайбычта хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаиләләре өчен кабул итү үткәрелә
Җәмгыять

Кайбычта хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаиләләре өчен кабул итү үткәрелә

Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, район прокуроры Игорь Осипов белән берлектә, махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаилә әгъзаларын кабул итәчәк.

Очрашу 2026 елның 24 ноябрендә 10.00-11.00 сәгатьтә администрация бинасының конференц-залында, Олы Кайбыч авылы, Кояшлы бульвар, 7 йорт, 3 кат адресы буенча узачак.

Катнашу өчен 8 (84370) 2-11-01 телефоны буенча алдан язылырга кирәк.


Нет комментариев