Кайбыч тамырлары үзен белгертә
Хәбәрләр

Кайбыч тамырлары үзен белгертә

Татарстаннан күп балалы Лилия һәм Тимофей Култышевлар «Ел гаиләсе» дип исемләнгән Бөтенроссия конкурсында «Ватанны саклаучы гаилә» номинациясендә җиңү яулады.

Мәскәүдә Кремль сараенда узган тантанада илнең иң үрнәк 89 гаиләсе арасында безнең якташларыбызның да булуы, әлбәттә, барыбыз өчен дә зур горурлык. Бу зур җиңү респуб­лика җитәкчелеген дә битараф калдырмады. Татарстан Респуб­ликасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов үзенең социаль челтәрләрендә Култышевлар гаиләсен ныклык, кыюлык һәм ватанпәрвәрлек үрнәге дип атады.

 Гаилә башлыгы Тимофей Култышев – махсус хәрби операциянең беренче көненнән үк алгы сызыкта хезмәт итүче кыю офицер. Нәтиҗәле һәм фидакарь хезмәте өчен ул Россия­ Федерациясе Оборона министрлыгының дәүләт һәм ведомство бүләкләренә, шулай ук "Татарстан Респуб­ликасы алдындагы казанышлары өчен" ордены медаленә лаек булган.

Тормыш иптәшенең ышанычлы терәге булган Лилия Култышева да иреннән калышмый. Ул махсус хәрби операциядә хезмәт итүче ирләрнең хатыннарын берләштергән "Бездән башка беркем дә" дигән волонтерлык хәрәкәтен оештырып җибәрде. Бу хәрәкәт дүрт ел эчендә республика буенча 800дән артык гаиләне бергә туплады. Волонтерлар фронтка 1500 тоннадан артык гуманитар ярдәм җибәрде. Аларның ярдәме белән хәрби корылмалар төзү өчен пилорамалар озатылды, яңа территорияләрдә куркынычсызлыкны тәэмин итүче "Тормыш юлы" һәм "Горизонт" хәрби лабораториясе булдырылды. Лилия ханымның бу зур хезмәте Россия Оборона министрлыгының "Хәрби бердәмлекне ныгыту өчен" ведомство медале белән бәяләнде.

Лилия Илдаровна хәрби хезмәткәрләрнең хатыннарын рухи яктан да берләштерә алды. 2025 елда ул "Татарстан Республикасыннан башка беркем дә түгел" исемле хорга нигез салды. Әлеге коллектив кыс­ка гына вакыт эчендә зур уңышларга иреште: "Добро­видение – 2026" XI Халыкара халык җыры фестивале лауреаты булды һәм "Елның халык музыкаль премиясе" номинациясендә абсолют җиңү яулады.

Үрнәк гаиләдә өч бала тәрбияләнә. Алар да кечкенәдән үк әти-әнисенә ярдәмче: гуманитар йөк җыюда катнашалар, респуб­лика күләмендәге патриотик чараларның уртасында кайныйлар.

Әлеге данлыклы гаилә­нең Кайбыч районы белән бәйле булуы безнең өчен аеруча якын һәм кадерле. Лилия Култышеваның әтисе ягыннан тамырлары нәкъ менә Олы Кайбыч авылыннан башлана. Эшләре, гаилә мәшәкатьләре күп булуга карамастан, Лилия ханым туган ягын онытмый, монда еш кунак булалар. Ул кайбычлыларның җирле инициативаларын  һәрвакыт хуплый һәм үзенең волонтерлык тәҗрибәсен кайбычлылар белән дә теләп уртаклаша.

Кайбыч халкы өчен Култышевлар тарихы зур бәйгедә җиңү белән генә бәйле түгел. Бу – Ватанга, туган җиргә һәм гаиләгә карата чиксез мәхәббәтнең, кыюлыкның кабатланмас мисалы. Авыр чакта бер-береңә иң куюның нинди зур көчкә ия булуын үз тормышлары белән исбатлаган якташларыбызга алга таба да яңа уңышлар, тыныч күк йөзе һәм гаилә бәхете телибез.


Нет комментариев