Бөтендөнья татар конгрессы вәкилләре Кайбычта Рәмис Хәялиевны котлады
Хәбәрләр

Бөтендөнья татар конгрессы вәкилләре Кайбычта Рәмис Хәялиевны котлады

Кайбыч районында Бөтендөнья татар конгрессының Иделаръягы зонасы җирле оешмалары җитәкчеләренең күчмә утырышы узды.

Чарага бу зонага кергән 8 районның (Тәтеш, Буа, Чүпрәле, Апас, Кайбыч, Зеленодольск, Кама Тамагы, Югары Ослан) җирле оешма җитәкчеләре чакырылды.

Утырышны Бөтендөнья татар конгрессыннан — Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ирек Илдус улы Шәрипов алып барды.

Шул ук көнне биредә Бөтендөнья татар конгрессының Кайбыч районы бүлеге җитәкчесе, Кайбыч муниципаль районы үсешенә зур өлеш керткән, озак еллар район башлыгы урынбасары булып эшләгән, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Рәмис Рафис улы Хәялиевнең 65 яшьлек юбилеена багышланган тантаналы чара оештырылды. Рәмис әфәнде -районда абруйлы, зур хөрмәткә лаек шәхес. Ул бар җаны-тәне белән милләтебез киләчәге өчен янып йөри, халкыбызның тарихын барлый, тирә-якка сибелгән якташларыбызны барлый, бергә җыя. Күп еллар дәвамында ул Татар конгрессының Кайбыч бүлеген лаеклы җитәкләп килә.

Әлеге күркәм чарада, мәртәбәле кунак буларак Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ирек Илдус улы Шәрипов катнашты. Чарада катнашучыларны Ирек Илдусович Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев исеменнән сәламләде һәм Рәмис Рафис улына Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләк тапшырды. Рәхмәт хатында мондый юллар бар: «Хөрмәтле Рәмис Рафисович! Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шурасы һәм шәхсән үз исемемнән Сезне күркәм бәйрәмегез — 65 яшьлек юбилеегыз белән ихлас котлыйм! Дөнья буйлап сибелеп яшәүче татар халкы бабаларыбыздан якты мирас булып калган гореф-гадәтләрен, матур традицияләрен саклап, олы бер милләт булып яши икән, моның нигезендә Сезнең кебек фидакарьләрнең өлеше зур.

Сез көчле рухлы, ярдәмчел, татар кешесе өчен җан атып торучы шәхес. Киләчәктә дә халкыбызның гамен, жанын тоеп яшәүдә, мәдәниятебезне, сәнгатебезне таныту, милли мирасны киләчәк буыннарга житкерү юлында бердәм булып хезмәт итәргә насыйп булсын.

Юбилей — яңа проектлар башлау өчен бик матур һәм уңайлы вакыт. Алга таба да нәтиҗәле хезмәт, халкыбызның мәнфәгатьләре өчен тагын да озак еллар дәвамында хезмәт итәргә насыйп булсын! Сезгә саулык-сәламәтлек, имин көннәр һәм күңел тынычлыгы телибез».

Әлеге хәбәр Татар конгрессының Вконтактедагы битеннән алынды.


Нет комментариев