Ул көнне Ульянково мәктәбе гөрләп торды – биредә белем учагына нигез салынуның 165 еллыгы уңаеннан зур тантана узды.
Бу көнне мәктәп бусагасын атлап кергән һәркемне балачак хатирәләре, сагыну хисләре һәм җылы очрашу шатлыгы берләштерде.
Билгеләнгән сәгатькә мәктәп ишегалды һәм коридорлары төрле елларда биредә белем алган чыгарылыш укучылары белән тулды. Кунаклар арасында 1974 елда ук мәктәпне тәмамлаган өлкән буын вәкилләре дә бар иде. Элеккеге елларда Ульянково мәктәбе тирә-яктагы бик күп авыл балалары өчен уртак белем йорты булган. Бу көнне дә очрашуга Ульянковоның үзеннән генә түгел, ә Иске Чәчкаб, Салтыйган, Победа, Воскресенский, Надеждино, Морат, Корноухово һәм Кичкеево авылларыннан да элеккеге укучылар килгән иде.
Мәктәп коллективының һәм авыл халкының олы шатлыгын мөхтәрәм кунаклар да уртаклашты. Алар арасында район башлыгы урынбасары Эльвира Заһидуллина, мәгариф бүлеге начальнигы Илмас Хәмидуллин, авыл җирлеге башлыгы Наталия Челнокова, әлеге мәктәпне тәмамлаган район башлыгының элеккеге урынбасары Рәмис Хәялиев һәм белем учагында озак еллар директор булып эшләгән Фәридә Сундурова бар иде.
Бәйрәм башланыр алдыннан мәктәп коридорлары чын очрашу мәйданына әйләнде. Күптән очрашмаган сабакташлар кочаклашып күреште, яшьлек елларын, беренче мөгаллимнәрен һәм яраткан укытучыларын искә алды, истәлеккә фотога төште. Икенче каттагы коридорда оештырылган фотостендлар янында аеруча җанлылык хөкем сөрде. Төрле елгы чыгарылыш классларының фотолары арасыннан һәркем үзен, дусларын эзләп табып, кабат яшьлегенә әйләнеп кайткандай булды.
Тантананың иң дулкынландыргыч мизгеле хәрби бәрелешләрдә катнашучыларга багышланган стенд янында узды. Очрашуга килүчеләр шушы мәктәптә укып чыккан, төрле елларда илебез тынычлыгы өчен хәрби хәрәкәтләрдә катнашып башын салган батыр ир-егетләрне бер минут тынлык белән искә алды. Арабыздан мәңгелеккә киткән каһарманнар күңелләрне тетрәндерде, аларга карата тирән хөрмәт һәм горурлык хисләре уятты. Соңыннан барлык кунакларны мәктәп ашханәсенә мул чәй табыны артына чакырдылар.
"Үз мәктәбемә җитәкче булып кайттым"
Бәйрәм ыгы-зыгысы арасында мәктәп директоры Евгения Кирилова белән әңгәмә корып алдык. Ул белем учагының бай тарихы һәм үзенең тормыш юлы турында сөйләде:
– Бүген безнең мәктәп өчен чын мәгънәсендә тарихи һәм үзенчәлекле көн. Ульянковода беренче мәктәпкә нигез салынуга 165 ел тулды. Ул 1861 елда земство башлангыч мәктәбе буларак ачылган. Гасыр ярымнан артык тарихы булган белем йортының юбилее уңаеннан төрле елларда укып чыккан укучылар җыелды. Һәрберсе мәктәп елларын аеруча җылылык һәм сагыну хисләре белән искә ала. Мин үзем дә Ульянковода туып-үстем, шушы мәктәптә белем алдым. 1986 елда аны тәмамлагач, Казан дәүләт педагогия институтының тарих һәм инглиз теле бүлегенә укырга кердем. Югары белем алганнан соң, туган авылым мәктәбенә эшкә кайттым. Хезмәт юлымны пионервожатый булып башладым, аннан соң мәктәп директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары вазифасын башкардым.
2001 елда мине Ульянково мәктәбе директоры итеп билгеләделәр һәм бу җаваплы эштә җиде ел хезмәт куйдым. 15 ел узгач, язмыш мине кабат туган мәктәбем җитәкчесе вазифасына алып кайтты. Менә инде ике ел директор булып эшлим. Бүгенге көндә коллективыбыз бердәм, тырыш, үз алдыбызга куелган барлык бурычларны да уңышлы үтәп барабыз.
Кырык еллык хезмәт һәм якты хатирәләр
Әңгәмәбезгә әлеге мәктәптә озак еллар хезмәт куеп, лаеклы ялга чыккан мөхтәрәм ветеран укытучы, авыл җирлегенең ветераннар советы рәисе Нина Стерякова да кушылды:
– 1976 елда Тәтеш педагогия училищесын тәмамлаганнан соң, Ульянково мәктәбенә эшкә кайттым. Соңрак Казан дәүләт педагогия институтының биология факультетын читтән торып тәмамладым һәм гомеремнең кырык елын балаларга белем бирүгә багышладым. Эшли башлаган беренче көннәрдән үк коллективны да, укучыларны да, яраткан фәнемне дә бөтен күңелем белән үз иттем. Ул чакта без әле яшь, дәрт-дәрман ташып торган белгечләр идек. Педагогик коллектив та бик тату булды, безне җылы кабул иттеләр, фатирлар белән тәэмин иттеләр, – дип искә алды яшьлек елларын Нина Александровна. – Гаиләләр кордык, шушы җирлектә төпләнеп калдык. Балаларыбызны үстергәндә дә мәктәпкә ашкынып килә идек. Укучылар өчен нинди генә кичәләр, чаралар үткәрмәдек тә, кайда гына экскурсияләргә бармадык! Ул чорда мәктәп гөрләп торды, тирә-күрше авыллардагы балалар да бездә белем алды. Класслар укучылар белән шыгрым тулы.
Сыйныф бүлмәләре җитмәү сәбәпле, кайбер елларда ике сменада укытырга туры килде. Кырык ел намуслы хезмәт куйганнан соң, яшь буынга юл биреп, мәктәптән тыныч күңел белән лаеклы ялга чыктым. Шулай да туган мәктәбебез белән элемтәне бер дә өзмибе. Безне һәрчак хөрмәтләп, төрле чараларга чакырып торалар, моның өчен зур рәхмәт.
"Традицияләр яшәргә тиеш"
Мәктәпнең олуг юбилеена багышланган бәйрәм тантанасы авыл мәдәният йортында дәвам итте. Чара Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт гимннары яңгыравыннан башланып китте. Кичәне Ульянково төп мәктәбенең филиалы булган Надеждино башлангыч мәктәбе мөдире Ольга Дорофеева һәм авыл җирлеге секретаре Светлана Кормаенкова алып барды.
Бәйрәмгә җыелучыларны һәм мәктәп коллективын әлеге олуг дата белән район башлыгы урынбасары Эльвира Заһидуллина кайнар тәбрикләде.
– Хәерле көн, хөрмәтле кунаклар, укытучылар һәм авыл халкы! Барыгызны да район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, район Советы, башкарма комитет һәм шәхсән үз исемемнән бүгенге күркәм вакыйга уңаеннан ихластан котлыйм. Без барыбыз да балачак иленнән. Иң матур, иң якты хатирәләр, әлбәттә, мәктәп еллары белән бәйле. Ульянково мәктәбе элек-электән үзенең игелекле, матур традицияләре белән дан тота иде һәм бүген дә районда иң яхшы белем учакларының берсе булып кала бирә, – диде Эльвира Заһидуллина. – Чыгарылыш укучыларына багышланган фотостендлардан күргәнебезчә, элек һәр класста диярлек 35–40 бала белем алган. Хәзерге вакытта мәктәптәге барлык укучылар саны шулкадәр. Шуңа да карамастан, алар мәктәп, район һәм республика күләмендә үткәрелгән бәйгеләрдә актив катнаша, 165 ел элек салынган күркәм традицияләрне лаеклы дәвам итә. Бүген сез бердәм булып әлеге чарага, сабакташларыгыз белән очрашуга килгәнсез икән, димәк, хәзерге матур тормышыгызның уку елларында салынган ныклы нигезе өчен укытучыларыгызга һәм туган мәктәбегезгә чиксез рәхмәтлесез.
Тагын биш елдан, мәктәпнең 170 еллыгында да бу зал шулай тулы булыр дип ышанам, чөнки буыннар бәйләнеше һәм традицияләр яшәргә тиеш. Укытучылар коллективына бүгенге залда утырган чыгарылышлар кебек тырыш, белемгә омтылучан укучылар телим. Алар беркайчан да үзләренә белем һәм тәрбия биргән остазларын, туган мәктәпләрен онытмасыннар, үзара аралашып, белем учагына һәрчак ярдәм итеп торсын иде.
Котлау сүзләреннән соң Эльвира Заһидуллина мәктәпнең укытучыларына һәм техник хезмәткәрләренә бүләкләр тапшырды. Шулай ук Рәмис Хәялиев, мәгариф бүлеге начальнигы Илмас Хәмидуллин, мәктәп директоры Евгения Кирилова, авыл җирлеге башлыгы Наталия Челнокова һәм мәктәпнең элекке директоры Фәридә Сундурова да, коллегаларын, төрле еллар чыгарылышларын олуг юбилей белән кайнар тәбрикләп, истәлекле бүләкләр тапшырдылар.
Шушы мәктәптә тирән белем алган Рәмис Хәялиев чыгышында остазларына һәм сабакташларына тирән хөрмәтен белдерде, шулай ук уку елларының иң җылы һәм кызыклы мизгелләрен искә төшерде.
Ул чыгышын классташларына мөрәҗәгать итүдән башлады, чөнки бергә узган балачак еллары аларны гомерлеккә бәйли.
– Биредә беренче сыйныфтан ук бергә укыган, бергә "ботка ашаган" сабакташларым утыра, – дип елмаеп искә алды Рәмис Хәялиев. – Дөрес, без укыган чорда укучыларны ашату мөмкинлеге юк иде. Соңрак мәктәп җитәкчелеге интернатта яшәүчеләрне кайнар ризык белән тәэмин итү юлын тапты. Шул чактагы бер кызыклы хәл хәтердә уелып калган: Ульянковоның үз балалары манный боткасын бик өнәп бетерми иде, ә менә без – күрше авыллардан килеп укучылар – аларның өлешен дә бик теләп, тәмләп ашап бетерә идек!
Хатирәләр дулкыны укытучылар темасына да кагылды. Рәмис Хәялиев үзләренә белем биргән мөгаллимнәрнең күбесе инде бакыйлыкка күчүен билгеләп үтте. Шулай да ул бүгенге көндә исән-сау булган остазларының исемнәрен аерым горурлык белән атады:
– Без укыган елларда армия сафларыннан гына кайткан Юрий Анисимов мәктәпкә физкультура укытучысы булып эшкә килде. Бәхетебезгә, ул бүген дә сафта. Шулай ук хөрмәтле укытучыларыбыз Галимулла Хуҗин, Гөлсинә Габитова да исән-саулар. Аларга озын гомер, сәламәтлек телим.
Рәмис Хәялиев мәктәпнең бай тарихына да тукталды. Аның сүзләренә караганда, Ульянковода беренче башлангыч белем учагы "земство мәктәбе" буларак ачылган һәм дәүләт тарафыннан финансланган. Ул заманнарда мәктәп ачу хокукы бары тик зур, ныклы һәм абруйлы авылларга гына бирелгән. Ульянково нәкъ шундый танылган авыллардан саналган, һәм бу мәктәп авыл балалары өчен зур белем дөньясына юл ачкан.
Сүзен йомгаклап, Рәмис Хәялиев барлык катнашучыларны олы бәйрәм белән котлады һәм туган мәктәбенең киләчәктә дә гөрләп эшләвен, чәчәк атуын теләде.
Тантаналы кичә мәктәп укучылары, "Айсдим" бию коллективы, авылның "Рябинушка" ансамбле, шушы мәктәпне тәмамлаган Дарья Стерякова, Радик Гайсин һәм Светлана Кормаенковаларның җыр-биюләргә бай матур чыгышлары белән үрелеп барды. 165 еллык тарихы булган Ульянково мәктәбе, бу көнне үзенең күпсанлы укучыларын кабат бер түбә астына җыеп, буыннар бәйләнешенең ныклыгын тагын бер кат раслады.
Нет комментариев