Халыклар бердәмлеге көне алдыннан Казанда Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында зур бәйрәм узды.
Әлеге тантанада башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Фәния Петухова җитәкчелегендәге делегация дә катнашты. Аның составында Хуҗа Хәсән авыл җирлеге башлыгы Светлана Матвеева, балалар сәнгать мәктәбе директоры Энҗе Мингалиева, Мөрәле, Колаңгы, Багайдан мәдәният хезмәткәрләре Венера Фруэнтова, Наталья Развалова, Татьяна Чиклеева бар иде.
Республика масштабындагы бу традицион чара тормышлары һәм эшчәнлекләре Татарстан халыкларының бай мәдәни мирасын саклау һәм үстерү белән тыгыз бәйләүчеләрне берләштерде. Анда ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе, Россиянең Хезмәт Герое Минтимер Шәймиев, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин һәм башкалар катнашты.
Рөстәм Миңнеханов үз чыгышында Халыклар бердәмлеге көненең буыннар дәвамчанлыгы, туган илебез тарихына хөрмәт, халкыбызның дус-тату яшәвенең символы булуын билгеләп үтте. Тантана кысаларында Республика Рәисе милли мәдәният һәм мәгариф үсешенә зур өлеш керткән татарстанлыларга дәүләт бүләкләре тапшырды.
Федоровское урта мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Данохон Гыйсмәтуллинаның бүләкләнүе дә мөһим вакыйга булды. Аңа Татарстан­ Республикасының атказанган укытучысы дигән мактаулы исем бирелде.
Республика районнарының иң яхшы үзешчән коллективлары: «Татарстан — безнең йортыбыз» этномәдәни фестивале лауреатлары һәм җиңүчеләре катнашкан зур концерт бәйрәмнең матур бизәге булды. Артистларның иҗади номерлары уникаль этник күптөрлелекне ачык чагылдырган бай программага әверелде.
Нет комментариев