Эшләүче яшьләрнең «Наше время — Безнең заман» республика фестиваленең зона этабы быел Яшел Үзән шәһәрендә узды.
Анда Татарстанның 15 районыннан 500гә якын чыгыш ясаучы 120 иҗади номер тәкъдим итте. Чыгышларның күбесен Татарстанда игълан ителгән Хәрби һәм хезмәт батырлыгы елына багышладылар.
Яшьләрнең сәләтен ачу һәм күрсәтү өчен мөмкинлекләр тудыру максатыннан «Хореография», «Музыка» һәм «Дан минуты» номинацияләрендә үткәрелүче фестивальдә кайбычлылар да һәр елны үзләренең сәхнә осталыкларын күрсәтә. Районыбызның төрле оешмаларында эшләүче яшьләр быел да уңышлы чыгыш ясап кайтты.
Башкарма комитетның гомуми бүлеге начальнигы Рәмис Закиров «Музыка» номинациясендә икенче урынны яулады һәм 13-14 ноябрьдә Казанда үтәчәк суперфиналга чакыру алды.
Балалар сәнгать мәктәбе педагогы Гөлнара Хәялиева җитәкчелегендәге «Унике кыз» бию төркеме «Хореография» номинациясендә «Иҗади эзләнү өчен» дипломы белән бүләкләнде. Бу кызлар район күләмендә үткәрелгән чараларда чыгыш ясап, якташларыбызны да матур биюләре белән сөендерә. "Безнең заман«да берничә ел рәттән катнашалар.
— Быел без «Канатлы барс кабиләсе» дигән бию белән катнаштык. Фестивальгә әзерлекне август аенда ук башладык. Үзешчән сәнгатьтә катнашучы кызларыбыз — сәламәтлек саклау, мәгариф өлкәләрендә, район администрациясендә, флористика өлкәсе хезмәткәрләре. Эш көненнән соң кичләрен репетицияләргә җыела идек, — диде Гөлнара Хәялиева.
Талантлы егет Рәмис Закиров өчен дә «Безнең заман» фестивале яңалык түгел. Ул өч-дүрт ел инде үзенең моңлы тавышы белән әлеге чарада Кайбыч данын яклый. Быел шагыйрь Наил Касыймов сүзләренә иҗат ителгән «Халкым» җырын сайлаган. Әлеге җырда халкыбызның матурлыгына, бай мәдәниятенә һәм тарихына дан җырлана.
ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, ТР Яшьләр эшләре министрлыгы, башка министрлыклар һәм ведомстволар белән берлектә оештырган «Безнең заман» фестивале ЮНЕСКО эшләре буенча РФ Комиссиясе эгидасы астында һәм Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән үткәрелә.
Нет комментариев