Хәбәрләр

Тарих битләрендә – якташлар эзе

Полиция бүлеге ветераннары һәм аларның гаиләләре Казанда туристик сәфәрдә булды.

Әлеге онытылмаслык сәяхәт программасының иң истә калганы — Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгының тарих музеена бару булды.

Татарстан Эчке эшләр министр­лыгы янында безне экскурсовод Игорь Кузнецов каршы алды. Аның белән министрлыкның мемориаль-мәдәни комплексына юл тоттык. Бу изге урында хезмәт бурычын үтәгәндә, шул исәптән сугышчан хәрәкәтләрдә һәм махсус­ хәрби операция барышында һәлак булган эчке эшләр органнары хезмәткәрләрен тирән ихтирам белән искә алдылар. Сәяхәттә катнашучылар һәлак булган хокук­ саклау хезмәткәрләренә багышланган стелага чәчәкләр дә салды. Музейның ике аерым экспозициясе турыдан-туры безнең якташларга багышланган. Шулай итеп, бу сәяхәт туган ягыбыз тарихы белән танышырга  һәм якташларыбызның батырлыгы белән горурланырга да менә дигән мөмкинлек бирде. 

Бөек Ватан сугышы ветераны, ТАССРның эчке эшләр минис­тры, эчке хезмәт генерал-лейтенанты Салих Япеевның бронза бюсты янында да тукталдык. Ул министрлык белән 1954-1978 елларда җитәкчелек иткән. Республиканың эчке эшләр органнары тарихы аның исеме белән дә бәйле. Салих Япеев – аны якыннан белгән һәм аның кул астында эшләүчеләр хәтерендә тирән эз калдырып киткән шәхес. Югары һөнәри осталыгы белән беррәттән, ул кешелеклелеге, әдәплелеге, тирә-юньдәгеләргә карата ихтирамлы мөнәсәбәте белән аерылып торган.

Эш дәверендә намуслы,  бердәм фикердәшләр коллективы туп­лауга ирешә. Ул югары белемле, киң карашлы һәм бик кызыксынучан кеше булган. Нәкъ менә Салих Япеев инициативасы һәм боерыгы белән 1976 елда Татарстан Эчке эшләр министрлыгының тарих музее оештырыла. Музе­й урнашкан бина озак еллар ми­нистрлыкның элеккеге кадр­лар идарәсе булып хезмәт ит­кән.   2019 елның ноябрендә, масш­таблы реконструкциядән соң, биредә яңартылган музей ачыла. Ул ике катны били һәм якынча 550 квадрат метр мәйданны колачлый.

Бүген бу музей заманча технологияләр белән җиһазландырылган, вакыт буенча чын сәяхәт ясарга мөмкинлек бирүче интерактив мәйдан.
Ветераннарның экскурсиясе ведомство тарихы белән танышудан башланды. Экспозиция үзенең төрлелеге белән сокландырды. Монда төрле чорларның киемнәре – НКВД хезмәткәре формасыннан алып, заманча бронялы жилетларга кадәр бар. Шулай ук хокук саклау органнары хезмәткәрләре, җинаятьчеләр кулланган кораллар, хәрби техника үрнәкләре белән танышыр­га була иде. Совет чорында урам­­га куелган телефон будкасын да кызыксынып карадык.

Экскурсия барышында һәр экспозициягә аерым игътибар бирелде. Без хокук саклау органнарын булдыру алшартлары, Татарстан эчке эшләр органнары системасын формалаштыру һәм үстерүнең төп этаплары турында белдек. Бигрәк тә Бөек Ватан сугышына багышланган бүлек зур тәэсир калдырды. Экскурсовод авыр сугыш елларында үз бурычларын фидакарьләрчә үтәгән ведомство хезмәткәрләренең батырлыгы турында сөйләде.

Мәкаләбезнең башында әйтеп үткәнчә, музейда  якташларыбызга багышланган ике экспозиция бар һәм ул бездә зур кызыксыну уятты. Аларның берсе – Салтыйган авылында туган легендар шәхес — милиция генерал-майоры Рафил Ногманов турында сөйли. Исегезгә төшерәбез, ул 1993 елдан 2009 елга кадәр Татарстан Республикасы эчке эшләр министры урынбасары-республика эчке эшләр министрлыгының җәмәгать куркынычсызлыгы милициясе башлыгы вазифасын башкарды.  Экспозициядә аның тормыш һәм хезмәт юлы чагыла. Алабуга милиция мәктәбендә белем алуыннан алып, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты булып сайлануына кадәрге эшчәнлеге белән танышырга була.  

Музейның икенче витринасы исә тарихның бөтенләй башка, капма-каршы ягын ача – ул Чүти авылыннан чыккан, халык телендә "Робин Гуд" дип йөртелгән Шәкүр каракка (Шәкүр Рәхимовка) багышланган. Дөрес, бу кушамат артында бернинди дә романтика яшерелмәгән. 1920-1930 елларда ул безнең төбәктә һәм респуб­ликада яшәүчеләрне куркуда тотучы, ат караклары бандасының лидеры буларак дан тота. Аның бу җинаять маҗаралары турында үз вакытында Татарстаннан читтә дә яхшы белгәннәр.

Ул еллардагы иң зур җи­на­ятьләр һәм аларны ачу тарихы белән танышырга интерактив рубрикаторлар ярдәм итә. Документаль фильмнар, архив фотолары һәм башка кызыклы материалларны күрү өчен, экранга кагылу да җитә. Экскурсиядә катнашучыларга төрле чордагы экспонатларны карау гына түгел, аларның кайберләрен кулларына тотып карау мөмкинлеге дә бирелә. Шуның аркасында тарих якыная.

Өч сәгать дәвам иткән кызык­лы экскурсия сизелмичә дә үтте. Без тарихи үткәннәрне барладык, бу өлкәдәге белемебезне тагын да киңәйттек. Экскурсовод музейга килүебез өчен рәхмәт белдерде, сәламәтлек, уңышлар һәм бәхетле озын гомер теләде. Ахырда ул сәяхәттә катнашучыларның күңеленә кереп калырлык сүзләр әйтте: "Үз тарихын онытмаган, ата-ба­баларын һәм иптәшләрен хә­терләгән халык – зур ул".

Юлда кайтканда, без Борындык авылы тирәсендәге иң матур урында – Чулпан тавы итәгендә, Зөя елгасы тирәсендә туктадык. Иркен аланда кыргый алмагачлар үсә, кошлар сайрый, тирә-як яшеллеккә күмелгән. Кулга баян алып, халык җырларын башкардык. Ул арада самавыр да кайнап чыкты, тәмләп чәй эчтек. Рәхәтләнеп аралаштык, музейдан алган тәэсирләребез белән уртаклаштык, бергә эшләгән елларны искә алдык. 

Табигатьтә ял иткәннән соң, күңелле тәэсирләр белән өйгә кайтып киттек. Мондый сәяхәтләр туган якның тарихын яхшырак белергә ярдәм итеп кенә калмыйча, берләштерә, бергә эшләгән елларның кыйммәтен арттыра.

Марс Нигъмәтҗанов,
полиция бүлегенең ветераннар оешмасы рәисе, отставкадагы эчке хезмәт подполковнигы
 


Нет комментариев