Казанның Александр Пушкин исемендәге мәдәният үзәге бу көннәрдә чын мәгънәсендә рухи бердәмлек, җыр-моң һәм театр сәнгате үзәгенә әйләнде.
Биредә Татарстан Республикасы Рус милли-мәдәни берләшмәсе оештырган "Безнең геройлар" Бөтенроссия патриотик музыкаль-әдәби марафонының чираттагы этабы узды. Төрле буыннарны берләштерүче әлеге күркәм чарада Кайбыч районы вәкилләре дә үзләренең тирән эчтәлекле һәм җылы чыгышлары белән аерылып торды.
Марафон сәхнәсендә Кайбыч үзешчәннәре, Аксубай, Әлки, Теләче, Зәй һәм Чирмешән районнары коллективлары белән беррәттән, батырлык, рух ныклыгы һәм туган илгә тугрылык турында уртак елъязма язды. Районыбызның рус милли-мәдәни берләшмәсе бу проектта инде өченче ел рәттән актив катнаша. Моңа кадәр башкала тамашачысын Ульянково һәм Олы Подберезье авыллары үзешчәннәре үз иҗатлары белән сөендергән булса, быел бу эстафетаны Федоровское авылының сәнгать осталары кабул итеп алды.
Федоровское мәдәният йорты мөдире Анна Гарипова җитәкчелегендәге театр труппасы тамашачылар хөкеменә Эвелина Пиженко әсәре буенча куелган "Бабоньки" спектаклен тәкъдим итте. Аларның ихлас уены тамашачыларны беренче минутлардан ук әсир итте. Бу чыгышның иң дулкынландыргыч һәм үзенчәлекле ягы — спектакльдә төп рольләрне башкаручы яшь гаилә – Федоровское мәктәбе директоры Константин һәм укытучы Александра Гущиннар белән бәйле булды. Алар үзләре белән ике айлык сабыйлары — нәни Софияне дә алып килгән иде. Константин белән Александра, сәхнәгә тыныч күңел белән чыгып, үз образларын бөтен нечкәлекләре белән ача алсын өчен, сәхнә артында бәбине яраткан әбисе карап торды. Сәнгатькә булган олы мәхәббәт фикердәшләрне генә түгел, ә өч буын вәкилләрен бер йодрыкка туплады.
"Безнең геройлар" марафонында катнашу — үз осталыкларын республика дәрәҗәсендә күрсәтү генә түгел, ә уртак тарихи мираска кагылу һәм күрше районнар мәдәнияте белән якыннан танышу мөмкинлеге дә булды. Үткәннәргә хөрмәт, каһарманнарга рәхмәт һәм Ватанга чиксез мәхәббәт белән сугарылган мондый очрашулар илебезнең төрле милләт халыкларын тагын да ныграк якынайта, ә рухи кыйммәтләр эстафетасы ышанычлы рәвештә яшь буын кулына тапшырыла.
Нет комментариев