Узган төндә Татарстанның Түбән Кама районында юл-транспорт һәлакәте булган.
Бу хакта ТР прокуратурасы хәбәр итә.
Хокук саклаучылар мәгълүматлары буенча, 18 яшьлек егет «Лада Калина» руле артында бетон терәккә бәрелгән. Һәлакәт нәтиҗәсендә машина йөртүче һәм аның 15 яшьлек пассажиры һәлак булган. Җинаять эше кузгатылган, аның тикшерүе Түбән Кама прокуратурасы контролендә.
Нет комментариев