Галия Кайбицкая исемендәге музей – бердәмлек һәм игелек мәйданы
Хәбәрләр

Галия Кайбицкая исемендәге музей – бердәмлек һәм игелек мәйданы

Хәйриячелек ул — зур акчалар гына түгел, ә иң беренче чиратта, күңел җылысын бүлешү.

Олы Кайбычта яшәүче 78 яшьлек Фәнзилә апа Фәттахованың гамәле моңа ачык мисал булып тора.

Галия Кайбицкая исемендәге музейда махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен җылы әйберләр җыю пункты ачылуын ишетүгә, Фәнзилә Фәттахова ике пар җылы оекбаш күтәреп килгән. Аларны ул кызы Гөлнара белән бергәләп бәйләгән. «Ватан сагына баскан, өйләреннән еракта булган ир-егетләребезне бераз булса да җылытсын, безнең кайгыртуыбызны тойсыннар», — дигән теләк белән әзерләнгән бу бүләк.

Фәнзилә апаның безнең музейга беренче тапкыр гына килүе түгел — моңа кадәр дә ул үз куллары белән бәйләгән әйберләрен безгә бик теләп тапшыра иде. Күңел җылысын кушып бәйләнгән бу оекбашларның кадере аеруча зур. Аларда — гади йон җеп кенә түгел, ә гаилә җылысы, халкыбызның бер-берсенә карата мәрхәмәтлелеге, шәфкатьлелеге һәм буыннардан-буыннарга күчә килгән кайгыртучанлык хәтере саклана.

Тарихны һәм гореф-гадәтләрне саклаучы Галия Кайбицкая исемендәге музей бүген тагын да мөһимрәк вазифа башкара — ул бердәмлек һәм ярдәм үзәгенә әйләнде. Биредә махсус операция зонасында хезмәт итүче хәрбиләргә җылы әйберләр җыю пункты үз эшчәнлеген дәвам итә.

Музейга ир-егетләр өчен җылы эчке киемнәр, табигый йоннан бәйләнгән баш киемнәре, бияләйләр, оекбашлар, җылы юрганнар, аяк киеме өчен табанчалар һәм шәхси гигиена әйберләре алып килергә мөмкин.

Бу изге эшкә шулай ук балаларны да кушылырга чакырабыз! Нәни дусларыбыз сугышчыларга дип рәсемнәр ясасын, открыткалар әзерләсен яки кәгазь битенә җылы сүзләр язып китерсен иде. Посылка эченнән чыккан балалар рәсеме — иң салкын җирләрдә дә күңелне җылытучы кояш нуры ул.
Әйдәгез, Фәнзилә апа үрнәгендә барыбыз да әлеге игелекле эшкә кушылыйк! Бу хәбәрне якыннарыгызга да җиткерегез — ярдәм кулы сузарга теләүчеләр күбрәк булсын. Өй җылысы егетләребезгә исән-сау әйләнеп кайтырга көч бирсен!

Чулпан Камалиева,
Галия Кайбицкая исемендәге музей директоры


Нет комментариев