Кайбычта «Бердәм Россия» партиясенең җирле бүлегенең 41нче конференциясе узды
Хәбәрләр

Кайбычта «Бердәм Россия» партиясенең җирле бүлегенең 41нче конференциясе узды

Партия форумы эшендә беренчел бүлекчәләре секретарьләре, район һәм Олы Кайбыч авылы вәкиллекле органнары депутатлары, район башкарма комитеты җитәкчесе һәм аның урынбасарлары, предприятие, учреждение, иҗтимагый оешмалар җитәкчеләре, «Бердәм Россия» партиясе әгъзалары һәм тарафдарлары катнашты.

 Көн тәртибенә бишь­еллык эшчәнлеккә йомгак ясау һәм җирле бүлекнең җитәкче органнарын яңартуга бәйле сигез­ мәсьәлә кертелде.

Җирле сәяси советның 2021 елның ноябреннән 2026 елның ноябренә кадәрге эшчәнлеге турындагы төп доклад белән партиянең Кайбыч җирле бүлеге секретаре, район­ башлыгы Альберт Рәхмәтуллин чыгыш ясады. Ул үз чыгышында  узган бишеллык эшчәнлеккә йомгак ясады, партия проектларын уңышлы тормышка ашыру, гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү турында сөйләде һәм партия әгъзаларының районның социаль-икътисади үсешендә актив катнашуын билгеләп үтте.

Көн тәртибенең икенче мәсьәләсе — җирле контроль комиссиясенең 2021 елның ноябреннән 2026 елның ноябренә кадәрге чордагы  эшчәнлеге турында җирле контроль комиссия рәисе Алия Кадыйрова хисап тотты. 

Партиянең җирле бүлегенең сәяси советы, контроль  комиссиясенең  составы билгеләнде. Делегатлар  яшерен тавыш бирү юлы белән алдагы бишьеллык срокка җирле сәяси советның 11 әгъзасын сайлады. Яшерен тавыш бирү юлы белән җирле бүлек секретаре итеп кабат район­ башлыгы Альберт Рәхмәтуллин сайланды. Татарстан төбәк бүлегенең 40нчы конференциясенә делегат итеп тә Альберт Рәх­мәтуллинны сайладылар.

Конференция тәмамлан­ганнан соң, җирле сәяси советның яңартылган составының беренче оештыру утырышы узды. Бертавыштан кабул ителгән карар белән "Бердәм Россия"­ партиясенең Кайбыч җирле бүлеге секретаре урынбасарлары итеп, район башлыгы урынбасары Эльвира Заһидуллина һәм партиянең башкарма секретаре Рушания Лотфуллина сайланды.

Көн тәртибендә каралган барлык мәсьәләләр буенча тиешле карарлар кабул ителде. Чара ахырында  район башлыгы урынбасары Эльвира Заһидуллина, Чүти авыл җирлеге башлыгы Гөлнур Әхмәтшина, "Салават күпере" спорт комплексы директоры урынбасары Фәнис Хәялиев,  Иске Тәрбит, Чүти авыл җирлекләре секретарьләре Луиза Коннова, Алсу Гайнуллинага тантаналы төстә партия билетлары тапшырылды.


Нет комментариев