Лаеш шәһәренең 1 нче гимназиясендә узган «Иң яхшы вожатый» республика бәйгесенең финалы районыбызга зур сөенеч алып килде.
Олы Кайбыч урта мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Никита Макаров, Татарстанның төрле районнарыннан җыелган иң көчле 15 яшь лидер арасында сынатмыйча, мактаулы өченче урынны яулады!
Конкурс дәвамында катнашучыларга өч катлаулы сынау аша узарга туры килде. "Үзегез турында сөйләгез" этабында яшь вожатыйлар эш тәҗрибәсе һәм мавыгулары белән таныштырды, жюрины бу эшнең чын сәнгать икәненә ышандырды. "Вожатый остаханәсе"ндә балалар коллективын туплау, аларны уртак эшкә җәлеп итү буенча кызыклы алымнар һәм ысуллар тәкъдим ителде. "Уңыш алгоритмы" педагогик кейсында отряд тормышында очрый торган катлаулы хәлләрдән чыгу юллары эзләнде.
Жюри конкурста катнашучыларның белемен генә түгел, ә тапкырлыгын, артистлык осталыгын һәм командада эшли белү сәләтен дә югары бәяләде. Никита барлык биремнәрне дә иҗади якын килеп, югары дәрәҗәдә башкарып чыкты.
Никита Макаров – бик кызыксынучан укучы. Ул мәктәптә "бишле" билгеләренә генә укый, театр түгәрәгендә оста уйный, матур җырлый һәм куйган максатына һәрвакыт ирешергә тырыша.
– Никитага җитезлек хас, ул барысына да өлгерә. Бу җиңү артында табигый сәләт кенә түгел, ә үз өстеңдә даими эшләү, яңа үрләр яулау теләге дә тора, – дип горурланып сөйләде аның остазы, Олы Кайбыч мәктәбенең педагог-оештыручысы Рәзинә Хәйретдинова.
Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы, "Татарстан варислары берлеге" һәм Республика мәктәптән тыш эшләр үзәге тарафыннан 2000 елдан бирле оештырылучы әлеге бәйге яшь лидерларны ачуга юнәлтелгән. Республика дәрәҗәсендәге бу җиңү – Никита һәм аның җитәкчесе өчен зур казаныш, ә яшьтәшләре өчен матур үрнәк!
Нет комментариев