Кошман мәктәбендә «Көмеш каләм» әдәби-иҗат түгәрәге өчен аеруча истәлекле көн булды.
Биредә шөгыльләнүче укучылар 2026 елгы чыгарылыш укучылары — үз вакытында түгәрәкнең иң актив һәм сәләтле әгъзалары булган Сөмбел, Зәйнәп һәм Айзилә белән очраштылар. Күп еллар дәвамында килгән күркәм традиция буенча, бүгенге көндә төрле уку йортларында белем алучы, олы тормыш юлына ныклы адымнар белән атлаучы элеккеге укучылар туган мәктәпләре бусагасын кабат атлап керделәр.
Очрашу бик җылы, дустанә һәм җанлы әңгәмә рәвешендә үтте. Яшь каләм тибрәтүчеләр кунакларга үзләрен кызыксындырган сорауларны яудырдылар. Кызлар исә бик теләп җавап бирделәр, студент тормышының кызыклы яклары, беренче уңышлары һәм алда торган җитди максатлары белән уртаклаштылар.
Мәктәп коллективы һәм түгәрәк әгъзалары кызларга килгәннәре өчен зур рәхмәт белдерә, киләчәктә дә укуларында зур уңышлар тели.
Нет комментариев