«Тукайлы балачак» республика конкурсында җиңү һәм укучыларның активлыгы
Хәбәрләр

«Тукайлы балачак» республика конкурсында җиңү һәм укучыларның активлыгы

Кошман мәктәнең 4 нче сыйныф укучылары республика күләмендә уздырылган «Тукайлы балачак» конкурсында мактаулы II урынны яуладылар.

 Әлеге зур уңыш нәтиҗәсе буларак, яшь җиңүчеләр Габдулла Тукай музеенда үткәрелгән тантаналы чарада катнаштылар. Бәйрәм барышында балалар бөек шагыйребезнең тормыш юлы һәм иҗаты белән якыннанрак таныштылар, истәлекле бүләкләргә ия булдылар.

Укучыларның иҗади һәм интеллектуаль сәләтләрен үстерүдә тәрбия эшләре буенча директор киңәшчеләре зур өлеш кертә. Бүгенге көндә Татарстан Республикасының тәрбия киңәшчеләре Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы ярдәмендә тормышка ашырыла торган «Балачак навигаторлары» («Навигаторы детства») федераль проектында, «Белем» («Знание») Россия җәмгыяте чараларында, шулай ук Идел буе федераль округының «IQ ПФО» олимпиадасы, «Балачакны кайтарырга» («ВЕРНУТЬ ДЕТСТВО») фестивале, «Ватан геройлары» («Герои Отечества») һәм «Гвардеец» проектларында актив катнашалар.

Укучыларыбызны һәм аларның остазларын чираттагы җиңүләре белән чын күңелдән котлыйбыз, киләчәктә дә яңа үрләр телибез!


Нет комментариев