Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Хөрмәтле дин кардәшләрем!

-

Равил Җәләлиев, «Заман» җәмгыяте директоры:

— Хөрмәтле дин кардәшләрем! Сезне чын күңелдән бөек бәйрәм — Ураза гаете белән котлыйм! Бер ай буе, Раббыбыз мәрхәмәтенә өмет итеп, эчке бер шатлык һәм җиңеллек белән уразалар тоттык, Аллага шөкер. Барча мөселманнар мөбарәк Рамазан аенда тәравих намазларында Раббыбызга сыенды һәм илебезгә, якыннарыбызга бәрәкәтле көннәр теләде. Рамазан ае теләгән һәркемгә дин юлына басарга, рухи яктан үсәргә мөмкинлек бирде. Күпләр бу айда тыелган гадәтләрдән арынды, телләрен яман сүзләрдән тыйды, вакытларын күбрәк гаиләләренә багышлады, догалар кылды. Аллаһы Сөбхәнәһү вә Тәгалә тоткан уразаларыбызны, кылган гамәл-гыйбадәтләребезне кабул итсен, үзенең рәхим-шәфкатеннән ташламасын иде. Аллаһ исемен зикер итеп, күңелләребез белән бары Коръәнгә, иманга ашкынып үткән Рамазан ае савапларын күрергә язсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев