Кайбычта «Татар кызчыгы», «Татар малае» бәйгесе узды
Балалар сәнгать мәктәбендә үткән бәйгене «Ак калфак» татар хатын-кызларының Кайбычтагы бүлеге җитәкчесе Җәмилә Сагиева мәгариф бүлеге белән бергә оештырды.
Анда татар балалар бакчасына йөрүче алты бала катнашты.
Бәйгенең максаты— мәктәпкәчә яшьтәге сәләтле балаларны ачыклау, иҗатта үз-үзләрен күрсәтү өчен шартлар тудыру, иҗатларын пропагандалау, милли мәдәниятне һәм гореф-гадәтләрне өйрәтү, телебезгә ихтирамлы мөнәсәбәт булдыру, мәдәни хәзинәләребез нигезендә зәвыклы тәрбия бирү.
Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Фәния Петухова бәйгедә катнашучыларга уңышлар теләде. Алар, «Әйдәгез, танышабыз», «Мин сәнгатькә гашыйк», «Гаиләмнең ядкәре» биремнәрен үтәп, сәләтләрен күрсәтте.
Олы Кайбычның «Миләшкәй» балалар бакчасына йөрүче Илинә Гайнетдинова — «Татар кызчыгы», Кәрим Гарифуллин «Татар малае» статусына ия булды. Шушы ук балалар бакчасыннан Зилә Зиннурова «Сөйкемле кыз» дип танылды. Чүтинең «Буратино» балалар бакчасына йөрүче Адилә Рәхимҗанова — «Максатчан кыз», Олы Тәрбитнең "Карлыгач«ыннан Анастасия Козлова — «Сәләтле кыз», Кошманның «Тиенкәй» балалар бакчасыннан Назлыгөл Фатыйхова — «Милләтпәрвәр кыз» дип танылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев