Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Федоровское мәктәбендә депутатлар катнашында «Ватанга хезмәт итү — изге бурыч!» исеме астында парламент дәресе узды

Татарстанда парламент дәресләре башланып китте.

17-28 февральдә барлык мәктәпләрдә дә узачак дәрес Россия Федерациясендә, Татарстан Республикасында игълан ителгән Ватанны саклаучылар елына, Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышлана. Парламент дәресе «Ватанга хезмәт итү — изге бурыч!» исеме астында уза. 

Федоровское мәктәбендә өлкән класс укучылары катнашында узган парламент дәресендә ТР Дәүләт Советы депутаты, мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Зарипов һәм район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин катнашты. Айрат Зарипов әйтеп узганча, парламент дәресе — Дәүләт Советы, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, Мәгарифне үстерү институтының уртак проекты һәм ул укучыларның сәяси-хокукый культурасын, актив гражданлык позициясен формалаштыру, аларда ватанпәрвәрлек хисләре тәрбияләүне күздә тота. Бу проект 2009 елдан бирле тормышка ашырыла. Депутат укучыларга ТР Дәүләт Советы — ТР парламентының даими рәвештә эшләүче вәкаләтле һәм дәүләт хакимиятенең законнар чыгаручы бердәнбер органы булуы һәм аның биш елга бер тапкыр сайланучы йөз депутатны үз эченә алуы, эшчәнлекләре турында сөйләде. Парламент дәресенең патриотик рухта булуына басым ясап, ил халкының батырлыгына бәйле күп мисаллар китерде. 

Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин укучыларны районның депутатлар корпусы белән таныштырды. «Казан каймасы» турында бай мәгълүмат бирде. Махсус хәрби операция темасына тукталып, якташларыбызның Ватан сагына басуы, аларга бөтен район халкы көче белән гуманитар йөк җибәрелүе, бу эшкә яшьләрнең дә актив кушылуы турында чыгыш ясады. «Без хәрби операциядә батырлык күрсәтеп, һәлак булганнан соң Россия Герое исеме бирелгән Владимир Козин белән чиксез горурланабыз. Ул Кече Мәме авылында туып-үскән. Туган авылында аның исеменә бюст та ачтык»- диде Альберт Рәхмәтуллин. Ул педагог Константин Гущин тарафыннан батырлык темасына видеороликлар күрсәтеп үткәрелгән дәрескә уңай бәя бирде. Депутатлар укучыларны кызыксындырган сорауларга җавап бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев