Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Чүти урта мәктәбендә Белем көнен билгеләп үттеләр

Чүти авылы мәктәбендә дә Белем көне тантаналы төстә билгеләп үтелде. Бәйрәм тантанасында район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, ТР җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин, мәгариф бүлеге начальнигы Илмас Хәмидуллин, Чүти авыл җирлеге башлыгы Петр Тараканов, ветеран укытучылар, балаларның әти-әниләре катнашты.

Бәйрәм Россия, Татарстан, Кайбыч флагларны күтәрүдән башланды, дәүләт гимннары яңгырады. Быел Чүти урта мәктәбенең чыгарылыш классында- өч, беренче класста 6 укучы белем алачак. Тантана укучыларның чыгышлары белән үрелеп барды.
Яңа уку елына санаулы гына көннәр калганда вафат булган мәктәп директоры Лариса Бухарованы бер минутлык тынлык белән искә алдылар. Хәзер мәктәп белән элек тә шушы белем йорты директоры булып эшләгән укытучы Рәис Хөснетдинов җитәкчелек итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев