Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Кайбычта “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” акциясенә йомгак ясадылар

Яңа уку елы алдыннан «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» хәйрия акциясен уздыру күркәм традициягә әверелде. Безнең районда ул уналтынчы тапкыр үткәрелде. Шушы еллар эчендә өч меңгә якын балага ярдәм кулы сузганнар.

“Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” акциясен йомгаклау быел да бәйрәм рухын алды. Беренче класска керүчеләр, күп балалы, аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче, чит гаиләгә тәрбиягә һәм опекага алынган балалар район үзәгендәге “Имәнлек” паркына җыелды. Аларның әти-әниләре, укытучылары һәм авыл җирлекләре башлыклары да килде.
Тантана районның уналты мәктәбендә балаларга армый-талмый белем һәм тәрбия бирүче укытучыларны хөрмәтләүдән башланды. Гүзәл затларның кулларында чәчәкләр, ә ир-егетләр дәрес бирү өчен кирәкле әсбаплар тоткан. Аларның барысын да мәгариф бүлеге начальнигы Илмас Хәмидуллин сәламләде, яңа уку елында уңышлар теләде. Егерме педагог белем иленә тәүге тапкыр аяк басучы сабыйларны каршылый. Алып баручылар Светлана Зиядиева һәм Азат Зарипов һәрберсе белән аерым таныштырып барды, булачак укучыларын җитәкләгән укытучылар мәйдан түренә узды. Быел Кайбычта 109 бала беренче класска бара. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, ТР җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин, РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов белән бергә аларның барысына да мәктәп сумкалары һәм уку әсбаплары җыелмасы тапшырды. Аз керемле, күп балалалы гаиләләрдә тәрбияләнүче 22 укучы ТР Дәүләт Советы депутаты Фәнил Баһаветдинов һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының дәүләт программаларын һәм проектларын тормышка ашыру бүлеге начальнигы Фәридә Зәйнетдинова кулыннан спорт костюмнары, мәктәп формалары алды. “Август-Кайбыч” җәмгыяте генераль директоры Александр Иванов һәм элемтә узелы начальнигы Игорь Канашов чит гаиләгә тәрбиягә һәм опекага алынган 50 балага уку кирәк-яраклары җыелмасы тапшырды.
- Балаларны мәктәпкә тиешенчә җыендыру, аларны барлык уку кирәк-яраклары белән тәэмин итү – уртак бурычыбыз, - диде район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин. Бу һәр гаиләнең дә хәленнән килмәскә мөмкин. Ләкин безнең районда бердәм халык яши. Шушы хәйрия акциясенә кушылып, балаларны шатландырган һәркемгә, спонсорларга, эшмәкәрләргә олы рәхмәтемне ирештерәм. Сабыйлар рәхмәте сезгә меңе белән кайтсын, эшләрегез гөрләп барсын! Барлык балалар да яхшы билгеләренә генә тырышып укыр дип ышанам.
Хуҗа Хәсәндә яшәүче Александра һәм Сергей Кузнецовлар биш бала үстерә. Иң олысына – 13, кечкенәсенә ике яшь.
- Өч балабыз мәктәп яшендә. Станислав – сигезенче, Глеб – дүртенче класска бара. Маргарита беренчегә укырга керә. Бүген аңа сумка һәм уку кирәк-яраклары тапшырдылар. Күп балалы гаиләгә мондый ярдәм бик урынлы. Акцияне оештыручыларга рәхмәт, - диде Александра.
Бәйрәм Олы Кайбыч мәктәбе укучылары Илфизә Насретдинова, Никита Макаров, Хуҗа Хәсәннән Екатерина Матвеева башкаруындагы җырлар белән үрелеп барды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев