Мәгариф бүлеге начальнигы Илмас Илдар улы Хәмидуллинның 20 сентябрьдә гомер бәйрәме – юбилее

Хөрмәтле Илмас Илдар улы! Юбилей – һәр кешенең тормышында көтеп алынган бәйрәм, олы вакыйга. Сезнең хезмәт юлыгыз районның мәгариф системасы белән тыгыз бәйләнгән. Сез һөнәри үсешнең барлык баскычларын үттегез: гади укытучыдан башлап, җитәкче дәрәҗәсенә күтәрелдегез. Эшләү дәверендә үзегезне инициативалы, җаваплы, белемле җитәкче итеп күрсәттегез. Сезгә даими иҗади эзләнү, белем бирү учреждениеләрендә укыту-тәрбия процессын камилләштерүгә омтылыш хас. Уку процессының асылын һәм мәгариф өлкәсендә идарә итү функцияләрен тирәнтен аңлап, педагогик коллективларны фән һәм тәҗрибә казанышларын иҗади үзләштерүгә өндисез. Без, хезмәттәшләрегез, бетмәс-төкәнмәс энергиягезгә, район мәгарифен үстерүнең инновацион юнәлешләрен билгели белүегезгә, Кайбычның иҗтимагый һәм мәдәни тормышы белән ныклап кызыксынуыгызга сокланабыз.
Сезгә бәхет, сәламәтлек, якыннарыгызның игътибарын һәм кайгыртуын, яңа казанышлар, нәтиҗәле хезмәт, мавыктыргыч очрашулар телибез. Яңа идеяләр туып торсын, аларны тормышка ашыру өчен һәрвакыт көчегез җитсен. Һәр яңа көн шатлыклар гына китерсен. Бәхет һәм уңышлар юлдаш булсын!
Иң изге теләкләр белән: мәгариф бүлеге коллективы, гомумроссия мәгариф профсоюзының территориаль оешмасы
Нет комментариев