Хәбәрләр

Урманчылар табигать сакчылары

Россиядә сентябрьнең өченче якшәмбесендә һәр елны Урманчылар көне билгелеп үтелә.

Шул уңайдан район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин Кайбыч урманчыларын, әлеге тармакта эшләп лаеклы ялга чыккан ветераннарны һөнәри бәйрәмнәре белән котлады. 

Хөрмәтле урманчылар, урман хуҗалыгы хезмәтчәннәре! Ихлас күңелдән сезне район Советы, башкарма комитет, шәхсән үз исемемнән Урман хезмәткәрләре көне белән тәбрик итәм! Урман ул бәяләп бетергесез байлык. Кайбыч төбәге урманнарга бай. Урманнарны, урман байлыкларын саклау махсус белемле һәм зур тәҗрибәле урман тармагы хезмәтчәннәренә йөкләнгән. Язмышын урман хуҗалыгына, аны үстерүгә, саклауга бәйләгән кешеләрнең һәркайсы күңеле, җаны белән табигатькә бирелгән кешеләр. Үзегезнең тырышлыгыгыз һәм игелекле хезмәтегез белән сез табигать байлыгын арттырасыз, әйләнә-тирә мохит экологиясен яхшыртырга ярдәм итәсез. Иң мөһиме, сезнең хезмәт җимешләрегез безгә генә файда китереп калмый, киләчәк буыннар иминлеген дә тәэмин итә. 

Хезмәтегезгә тугрылыклы, һөнәри осталыгыгыз, тырышлыгыгыз өчен рәхмәт сүзләрен кабул итегез. Иминлек, гаилә бәхете, сәламәтлек, уңышлар юлдаш булсын.


Нет комментариев