Дистә ел дәвамында ансамбль халкыбызның милли гореф-гадәтләрен, йолаларын, җыр-моңнарын саклау һәм киләчәк буыннарга җиткерү юнәлешендә нәтиҗәле эш алып бара.
2016 елның октябрендә авылның мәдәният йорты мөдире Наилә Сибгатуллина чакыруы буенча, төрле өлкәдә хезмәт куйган ветеран апалар җыелышып, «Энҗе бөртекләре» ансамблен оештырып җибәрә. Алар «Бәбигә исем кушу» йоласы белән район мәдәният йортында беренче тапкыр чыгыш ясый.
2018 елда, «Ак калфак» фольклор ансамбле дип үзгәртелеп, авыл мәдәният йортында уздырыла торган бәйрәмнәрдә, район үзәгендә узган Сабантуй, «Кичке уен», «Җырлый торган авыл», Татарстан Республикасы көне, Афанасьевка, Бәрлебашы, Олы Урсак авылларында, башка төбәкләрдә төрле чараларда катнашуын дәвам итә. Ансамбльнең Кырым ярымутравында урнашкан Межводный поселогында узган «Алтын мәйдан» Бөтенроссия фестивалендә катнашуы аеруча истәлекле вакыйга булды. Анда, мәдәният бүлеге начальнигы Рамилә Әбләзова җитәкчелегендә барып, ,"Бәбигә исем кушу" йоласы, «Очрашу» җыры белән катнаштылар. Җыр өчен — беренче, йола сәхнәләштергән өчен икенче дәрәҗә диплом һәм катнашкан өчен Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр.
Халкыбызның милли киемнәреннән горурлык белән поселок урамнарыннан атлау, Бахчасарай шәһәренә барып, гүзәл хан сараенда булу, герой шәһәр Севастопольнең истәлекле урыннарын карап йөрү күңелләрендә онытылмаслык хисләр калдыра.
Шул ук елны Мари Элда узган «Гасырлар авазы» төбәкара татар фольклор фестиваль-бәйгесендә дә катнашалар. Аннан икенче дәрәҗә диплом белән кайталар. Тагын бик күп бәйге һәм фестивальләрдә уңыш яулап, акчалата, музыкаль аппаратура, сәхнә костюмнары алу өчен сертификатларга ия булалар. Алар милли бизәкләр белән тегелгән затлы костюмнар өчен район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинга рәхмәтле.
«Ак калфак» ансамбле — сәхнәдә чыгыш ясаучы иҗади коллектив кына түгел, ә авыл тормышында актив катнашучы бердәм команда да. Ансамбльгә йөрүчеләр, авыл тормышында да актив катнашып, инеш буйларын, «Изгеләр» зираты тирәсен чүп-чардан чистарта. Махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен маскировка челтәрләре үрәләр, җылы оекбашлар бәйлиләр, башка кирәк-яраклар җыю белән ярдәм итәләр.
Ансамбльне оештыручы Наилә Сибгатуллина аның җитәкчесе дә. 2021-2024 елларда, мәдәният йорты мөдире булып эшләгән дәвердә әлеге вазыйфаны авылдашлары Рушания Камалиева башкарды.
Хәзер "Ак калфак"ка 13 кеше йөри. Аларны милли сәнгатькә мәхәббәт, туган авылга хөрмәт, бердәмлек һәм дуслык хисләре берләштерә. Бергәләп район үзәгенә музейларга, концерт-театрларга баралар, табигатькә чыгалар.
Ансамбль оешуга 10 ел тулу уңаеннан котларга халыкка мәдәни ял хезмәте күрсәтү үзәге директоры Венера Сафиуллина да килде. Мәдәният бүлеге начальнигы Рамилә Әбләзова чәчәк бәйләмнәре биреп җибәргән иде.
Нет комментариев