Пенсионерларның бер өлеше ноябрь өчен түләүләрне вакытыннан алда алачак
Хәбәрләр

Пенсионерларның бер өлеше ноябрь өчен түләүләрне вакытыннан алда алачак

Татарстанда яшәүчеләрнең кайберләре ноябрьдә пенсияләрен вакытыннан алда алачак.

Бу Халыклар бердәмлеге көнен һәм ТР Конституциясе көнен бәйрәм итүгә бәйле. Бу кемнәргә кагыла — «Татар-информ» материалында.

Чәршәмбе, 4 ноябрьдә, Россиядә Халыклар бердәмлеге көне, ә җомга көнне, 6 ноябрьдә, Татарстанда ТР Конституциясе көне билгеләп үтеләчәк. Бу ике көн дә республикада эшләми торган бәйрәм көннәре. Димәк, гадәттә айның 4 нче һәм 6 нчы көннәрендә түләүләр алучы пенсионерлар пенсияләрне алдан — 3 һәм 5 ноябрьдә алачак.

Моннан тыш, пенсияләрне гадәттә 7 нче һәм 8 нче көннәрдә ала торган татарстанлылар да аны 5 ноябрьдә алачак, чөнки бу көннәр ноябрьдә шимбә һәм якшәмбегә туры килә.

 


Нет комментариев