Авыл җирлекләре башлыклары исеменнән сезне 65 яшьлек юбилеегыз белән ихлас күңелдән котлыйбыз!
Район башлыгы урынбасары вазифасында узган күпьеллык хезмәт юлыгыз — Кайбыч төбәгенә һәм аның халкына фидакарьләрчә хезмәт итүнең чын үрнәге. Энциклопедик белемегез, эшлекле инициативагыз, хезмәт сөючәнлегегез, бай тәҗрибәгез һәм тирән белемегез ярдәмендә күп кенә мөһим мәсьәләләрне хәл итүгә, авыл халкының тормышын уңайлырак һәм яхшырак итүгә зур өлеш керттегез. Территорияләрне үстерү юнәлешендә бергәләп башкарган хезмәтебез, авыл җирлекләренең ихтыяҗларына һәрчак игътибарлы булуыгыз өчен сезгә чын күңелдән рәхмәт белдерәбез.
Халык арасында казанган югары абруегыз һәм ихтирам-хөрмәтегез — күпьеллык тырыш хезмәтегезнең лаеклы нәтиҗәсе. Кайбыч җиренә тугрылыгыгыз, көчле ихтыярлы булуыгыз, эшлекле сыйфатларыгыз һәм сүрелмәс энергиягез алга таба да иң кыю планнарыгызны тормышка ашырырга, туган ягыбызга файда китерергә ярдәм итсен.
Сезгә чын күңелдән ныклы сәламәтлек, күтәренке рух, оптимизм һәм яңа уңышлар телибез! Янәшәгездә һәрчак ышанычлы дусларыгыз булсын, гаиләгездә мәхәббәт, кайгыртучанлык һәм үзара аңлашу хөкем сөрсен. Тормышыгыз куанычлы вакыйгаларга, якташларыгызның рәхмәт сүзләренә бай булсын!
Ихтирам белән, авыл җирлекләре башлыклары.
Нет комментариев