Кайбыч үзәк больница пешекчеләре әзерләгән ризыклар пациентларга көч-куәт бирә
Хәбәрләр

Кайбыч үзәк больница пешекчеләре әзерләгән ризыклар пациентларга көч-куәт бирә

Халыкара пешекчеләр көнендә район үзәк больницасы кухнясына юл тоттык.

Биредә пациентлар өчен көн саен өйдәге кебек тәмле ризык әзерлиләр. Күңел җылысын да кушарга онытмыйлар.

Биредә иртәдән үк яңа пешкән иртәнге аш исе тарала. Төш җиткәндә кабат тәмле ризыклары пешеп чыга. Без барганда пешекчеләр Алсу Насыйрова белән Гөлия Тимершинаның эш көне иде. Башкалар йоклаганда ук эшкә керешү — бу һөнәр ияләре өчен күнегелгән хәл.

Аларның эш сәгате иртәнге алтыда башлана һәм унике сәгать дәвам итә. Бу вакыт эчендә иртәнге, төшке аш, көндезге җиңелчә аш һәм кичкесен әзерләргә кирәк. Шул ук вакытта куелган барлык технологик таләпләрне төгәл үтәү мөһим. Чөнки биредә авыруларны тукландыру гына түгел, ә әзерләнгән ризыкның табиб билгеләгән диетага туры килүе дә мөһим.

Больницаның аш-су бүлмәсенең үз тәртипләре һәм үзенчәлекләре бар. Биредә төрле туклану өстәлләре — № 5, 9, 11 һәм 15 буенча авыруларга ризык әзерлиләр. Аларның һәркайсына аерым таләпләр куела. Шуңа күрә пешекчеләргә ризыкның составына, аны әзерләү ысулларына аеруча игътибарлы булырга кирәк. Аш-су бүлмәсе көн саен якынча 60 кешене кайнар ризык белән тәэмин итә.

Без килгән көнне менюда чөгендер салаты, кәбестәле аш, бәрәңге боламыгы белән балык иде. Гади генә ризыклар кебек тоелса да, аларның һәркайсы тәмле итеп әзерләнгән. Нәкъ менә шундый ризыклар организмга көч өсти. Больницада дәваланучылар өчен бу бик мөһим.

Алсу Насыйрова биредә — сигез, ә Гөлия Тимершина җиде ел эшли. Бу вакыт эчендә алар үз эшләренең чын остасына әйләнгән. Хезмәттәшләре Ольга Вәлиуллина бу көнне ялда иде. Ул да пациентларга тәмле һәм сыйфатлы ризык әзерләү өчен бар тырышлыгын куя.

Склад мөдире Дания Шаһиева аш-су бүлмәсендә һәрвакыт кирәкле продуктлар булуын кайгырта. Ул продуктларны кабул итү, саклау, исәпкә алу һәм бирү өчен җаваплы. Аның тырышлыгы нәтиҗәсендә пешекчеләр үз эшләре өчен кирәкле бөтен нәрсә белән тәэмин ителә, ә кухняда эш тәртибе төгәл оештырыла.

Кайбыч больницасында тәмле ашатулары турында пациентлар үзләре дә сөйли. Күптән түгел бу хакта танылган блогер Илүзә Галиәхмәтова да үз блогында язды. Юлда абыйсының хәле начарлангач, ул безнең больницага медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать иткән. Туганнары хәлен белергә килгәч, ул пациентларны бик тәмле ашатуларын әйткән. Мондый сүзләр — пешекчеләр өчен иң зур бәя. Чөнки тәмле итеп әзерләнгән ризык артында иртә таңнан тору, сәгатьләр буе аяк өстендә эшләү, һәр нечкәлеккә игътибар итү һәм кешеләр турында кайгырту ята. Алсу Насыйрова, Гөлия Тимершина, Ольга Вәлиуллина, Дания Шаһиевага һәм больницаның аш-су бүлмәсендә хезмәт куючы башка хезмәткәрләргә киләчәктә дә армый-талмый эшләргә язсын. Алар әзерләгән ризыклар һәрвакыт тәмле булсын, ә пациентларның рәхмәт сүзләре күңелләрен җылытсын һәм яңа көч өстәсен.


Нет комментариев