1941 елның 22 июнендә, сугыш башланган көнне үк, СССР Югары Советы Президиумы Указы белән, ил буенча тулы мобилизация игълан ителә. Һәр өлкә, республика мобилизациягә эләккән солдатларны үз төбәге эчендә туплый.
Безнең Татарстан Республикасында беренче булып оештырылган хәрби частькә 18 нче Казан укчылар дивизиясе исеме бирелә. Тиз арада тупланып, мөмкин кадәр корал белән тәэмин ителгән безнең дивизияне кичекмәстән фронтка озаталар. Озак итеп хәрби өйрәнүләргә вакыт та юк. Дошман Мәскәүне алырга ыргыла. Икенче яктан бик кирәкмәгән дә булырга охшый. Газетаның алдагы саннарының берсендә чыккан мәкаләдән белгәнебезчә, Кече Кайбычтан мобилизацияләнгән Газизулла Гарифуллин фин сугышыннан кайткан гына була. Димәк, беренче көннән фронтка чыгып китүчеләр инде утны-суны кичкән тәҗрибәле солдатлар булган дип уйларга нигез бар.
Июль башында Казанда, республикада оешкан дивизияне, эшелоннарга төяп, Көнбатыш фронтка озаталар. Бу вакытта немец илбасарларының иң хәрәкәтчән мобиль танк колонналары "Барбарос" планы буенча Мәскәүгә ыргыла. Иң кыска юл Белоруссия аша – Минск – Смоленск – Мәскәү. СССР вакытында да, хәзер дә бу юл М-1 трассасы дип атала.
Бу вакыт эчендә Кызыл Армиянең сугышны башлап җибәргән хәрби частьләре канкойгыч сугышларда инде төп өлешен югалткан була. Минск һәм башка шәһәрләр дошман тылында калган. Гудериан танклары, Белоруссиянең көнчыгышына килеп җитеп, Днепр елгасына терәлгәннәр. Безнекеләр, әлбәттә, елга аша төп күперне шартлата. Немецлар Днепр аша кичү урыннары эзли башлый. Июль урталарында безнең дивизиянең эшелоннары Витебск өлкәсенең Орша станциясенә килеп җитә. Сүз уңаеннан, тарихтан беләбез, 14 июль көнне капитан Флеровның "Катюша" ракета дивизионы Орша янында беренче тапкыр дошманга ут ача.
Безнең якташларга зур хәрби бурыч куела. Кичекмәстән Оршадан кузгалып, Витебск һәм Могилев өлкәләренең чигендә Днепр ярына урнашып, оборонага басарга һәм дошманны Смоленскига җибәрмәскә. Бу урын Могилев өлкәсенең Шклов шәһәре һәм авыллары, Витебск өлкәсенең Копысь дигән поселогы белән билгеле. Сүз уңаеннан, нәкъ шушы җирлектә Белоруссия Президенты Александр Лукашенконың туган авылы Александрия урнашкан.
Немецлар кичү өчен безнең дивизия позициясен уңай дип таба. Шактый дөреслеккә охшаган легенда нигезендә Гудериан, уң як ярда бер калкулыкта дусларын җыя. Ул бөтен Европаны яулап алган танкларның, ничек итеп Днепрны кичеп, сул як ярдагы "мескен" рус солдатларын таптап, изеп, Смоленскига ташланачакларын карап торырга куша.
Аяусыз сугыш башлана. Безнекеләр өч атна буена бирешми, чигенмиләр. Инде күрше флангтагылар чигенсә дә, позицияне бирмиләр. Немецларның бик күп танкларын юк итәләр. Әйтелә ки, безнең кайсыдыр артиллерия расчеты, каршы яктагы күзәтүчеләрне сизеп алып, шактый төгәл атып җибәрә һәм тегеләр, чак исән калып, качып кына котылалар.
Сугышта шулай чигенми каршы торуның икенче трагик ягы бар. Алар тулысы белән чолганышта кала. Героик якташларыбыз барысы да диярлек һәлак була.
Исән калып чолганыштан чыгучылар яисә партизаннарга күчүчеләр бик сирәк була.
Билгеле сайтларда 1941 елның июленең икенче яртысы һәм август башы арасында һәлак булганнар исемлеге урнаштырылган. Ул бик зур исемлек. Шул арадан чүпләп, Кайбыч районыннан киткән, авыллары хәзер дә безнең территориядә булган герой солдатларыбызның исемлеген язып үтәм. Бәлкем туганнары табып алыр. Туганнары булмаса, без якташлар, бу беренче сугышка кереп һәлак булган геройларыбызны белергә, хәтердә сакларга тиеш. Сайтта урнаштырылган мәгълүматта солдатның фамилиясе, исеме, атасының исеме китерелә. Соңгысы булмаска да мөмкин. Аннары туган елы, авылы бирелә. Кайчан һәлак булганы языла. Күп очракта ул, "07" дип, гомуми июль аен күрсәтә. Барысының да һәлак булган урыны дип Орша районының Копысь поселогы күрсәтелгән. Бөтенесенә кагылган гомуми мәгълүмат бер үк булгач, монысын һәр фамилиягә язып тормаска булдык.
1. Габдулла Шаһимәрдән улы Әмирханов, 1908 елгы, Мөрәле. 20 июль.
2. Федор Давледович Бурлаков, 1913 елгы, Надеждино. Июль.
3. Газизулла Гарифуллин, 1910 елгы, Кече Кайбыч. Август.
4. Хәбибулла Гыйльфанов, 1911 елгы, Мөрәле. 27 июль.
5. Александр Иванович Данилов, 1895 елгы, Олы Кубыз. Август.
6. Николай Алексеевич Егоров, 1918 елгы, Морат. Казаннан мобилизацияләнгән.
7. Иван Семенович Калятьев, 1914 елгы, Кече Подберезье. Июль.
8. Василий Филиппович Карлин, 1913 елгы, Олы Подберезье. Июль.
9. Николай Константинович Кашанев, 1914 елгы, Подберезье, кайсысы икәне күрсәтелмәгән. Июль.
10. Павел Иванович Козлов, 1907 елгы, Иске Буа. 1 июль.
11. Василий Иванович Корников, 1914 елгы, Олы Тәрбит. Июль.
12. Михаил Евгеньевич Корнилов, 1913 елгы, Каргалы. Июль.
13. Корсаков Геннадий Иванович, 1916 елгы, Ябалак. Июль.
14. Михаил Тимофеевич Корсаков, 1918 елгы, Ябалак. Июль.
15. Петр Федорович Корчагин, 1911 елгы, Урта Колаңгы. Июль.
16. Павел Васильевич Кротов, 1911 елгы, Бәрлебашы. Июль.
17. Михаил Григорьевич Макаров, 1911 елгы, Морат. Июль.
18. Петр Григорьевич Митянин, 1909 елгы, Ябалак. Июль.
19. Николай Спиридонович Рожков, 1912 елгы, Бәли. Июль.
20. Федор Степанович Романов, 1905 елгы, Олы Подберезье. Июль.
21. Әкрам Сәлах улы Сәлахов, 1915 елгы, Кошман. Июль.
22. Тимофей Михайлович Сидоров, 1911 елгы, Кече Мәме. Июль.
23. Петр Павлович Сорокин, 1914 елгы, Иске Тәрбит. Июль.
24. Павел Иванович Спирин, 1912 елгы, Турминский. Июль.
25. Георгий Андреевич Суворов, 1909 елгы, Олы Подберезье. Июль.
26. Мингали Сөнгатуллин, 1908 елгы, Олы Кайбыч. Июль.
27. Георгий Григорьевич Таланов, 1908 елгы, Олы Подберезье. Июль.
28. Дәүләтша Тимершин, 1912 елгы, Иске Чәчкаб. Июль.
29. Петр Николаевич Трофимов, 1907 елгы, Иске Тәрбит. Июль.
30. Иван Евграфович Трубачев, 1910 елгы, Каргалы. Июль.
31. Тряпков Филипп Иванович, 1909 елгы, Олы Подберезье. 27 июль.
32. Фәсхетдин Хәйбуллин, 1909 елгы, Кошман. Июль.
33. Нуретдин Хәйретдинов, 1911 елгы, Борындык. 25 июль.
34. Барый Хәмидуллин, 1908 елгы, Кошман. Июль.
35. Гыйләҗ (Газиз) Хисамов, 1913 елгы, Иске Чәчкаб. Июль.
36. Николай Иванович Шиваров, 1913 елгы, Симәки. Июль.
37. Павел Афанасьевич Якимов, 1911 елгы, Колаңгы. Июль.
38. Афанасий Андреевич Яковлев, 1907 елгы, Корноухово. Июль.
Бу исемлеккә кергән герой солдатларның кеме дә булса табылса, сорауларга ачыклыккертү, фикер алышу өчен авыл җирлеге яисә ветераннар Советы, редакция аша элемтәгә чыгарга мөмкин. Бәлкем, киләчәккә карата ниндидер чаралар да планлаштырырга мөмкин булыр.
Рәмис Хәялиев, Олы Кайбыч
Нет комментариев